Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык санын алуларга әзерлек


Наил Хәкимов
Наил Хәкимов

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары алдагы ел узачак җанисәпкә әзерләнә.

Инде кайбер чаралар да уза башлады. Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Наил Хәкимов сүзләренә караганда, ул туган ягы — Бүздәк районының Әхмәт авылында халыктан сорашу үткәргән.

Эш шунда, соңгы җанисәптә моңа кадәр татар авылы булып йөргән Әхмәт башкорт авылына әйләнгән иде. Наил Хәкимовның халыкны сорашу нәтиҗәләре буенча авылдагы бар кеше дә үзен татар дип атаган. Бу турыда алар махсус документка кул куйган.

Наил Хәкимов: “Һәр татар авылында шундый сорашулар үткәрергә кирәк. Бу алдагы җанисәп нәтиҗәләре белән чагыштырып мәхкәмәләшү эшләре башлау өчен кирәк”, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG