Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күрәзәчеләр президент сайларга әзерләнә


2010 елның 25 мартында Миңтимер Шәймиевнең президентлык вакыты тәмамлана. Өч ай кала исә, Русия башлыгы Дмитрий Медведевка республика президенты урынына 3 намзәтнең исеме кертелергә тиеш.

Киләсе елда Татарстанда президент кем булачак? Сәяси даирәдә бу турыда ныклы уйланулар башланды. Әлбәттә Шәймиев үз урынында калдырылырга мөмкин. Әмма Мәскәүнең, соңгы елларда төбәк җитәкчеләрен яшәртү сәясәтен алып баруын исәпкә алганда, хәл үзгә була ала. Хәтта абруйлы сәясәт белгечләре дә, күп кенә өлкән губернаторларның алмашыначагын фаразлый.

Шуңа да күптән түгел Свердлау өлкәсе башлыгы Эдуард Россельнең үз вазыйфасыннан алынуы сәяси даирәдә әллә ни шау-шу куптармады. Хәтта күпләр моны көтелмәгән хәл буларак кабул итмәде. Соңгы арада Мәскәү хакимияте башлыгы Юрий Лужковка каршы эшләрнең күбәюен дә, сәясәт белгечләре, аны эшеннән алынуына бәйли.

25 декабрьгә кадәр вакыт күп калмады. Шуңа да күпләр президентлыкка намзәт булучылар исемлеген фаразлый башлады. Алар арасында “Вечерняя Казань” басмасы да бар. Бу газет үз укучылары арасында бәйге оештыра. Редакция Татарстан президенты урынына ничә намзәт тәкъдим ителә һәм алар кемнәр булырга мөмкин дигән ике сорауга җавап язылган хатлар көтә. Басма җиңүчеләргә бүләкләр дә вәгъдә итә.

Татар җәмәгатьчелегендә исә, президент алмашу темасына әллә ни сөйләшергә яратмыйлар. Шәймиевнең тәхеттә булуы әлегә күпләрне канәгатьләндерә. Өстәвенә, Шәймиевнең 2013 елда Универсиада үткәнче президент булып калырга теләве дә билгеле.

Алай да чаршау артларында, рәми төсмер алмаган җыелышларда, президент урынына тәкъдим ителүчеләр турында сөйләшүләр бара.

Сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов бу уңайдан мондый фаразлар ясый:

Рәшит Әхмәтов

“Шәймиевнең күптән түгел Петербурда узган җыелышка бармавы сәеррәк. Ул бармау сәбәбен сырхауга сылтады. Әмма биредә илнең югары җитәкчеләре фирканең алдагы идеологиясен билгеләде. Шәймиевнең монда бармас өчен бик мөһим сәбәпләре булырга тиеш иде. Билгеле, президентлыкка намзәтләр Мәскәүдә каралачак. Свердлау өлкәсе белән чагыштырып карасак, биредә исемлектә Россель бар иде. Шәймиев җәй көне президентлыктан китү теләген белдерде. Минемчә, ул яңа исемлектә булмаячак. Медведевнең төбәк җитәкчеләрен яшәртергә кирәк дигән сүзләрен искә алсак, президент яшь булырга тиеш. Бу яктан карасак, Илсур Метшин намзәте туры килә. Универсиаданы үткәрү дә аңа йөкләнгән.

Икенче яктан, Шәймиев тәхеткә үз кешесен – Радик Шәймиевне куярга теләр. Сәяси даирәдә күптән түгел Путинның килүен дә шуңа бәйлиләр. Түбән Камада “Таиф” ширкәте Путинга караган бер идарәгә “Түбәнкаманефтехим”ны тапшыру турында сөйләшүләр барган, диләр.

Исемлектә өченче кеше Ленинград өлкәсенең вице губернаторы, татар кешесе булырга мөмкин. Әмма ул бернинди әһәмиятле роль уйнамый”, ди Әхмәтов.

Татарстан Дәүләт шурасында коммунистларның җитәкчесе Хафиз Миргалимов исә, республиканы Шәймиевсез күз алдына китерә алмыйм, ди.

“Республикада Миңтимер Шәймиевтән башка президент булмастыр. Петербурда узган җыелышта нәрсәдер әйтте диләр, башка җыелышларда нәрсәдер әйтте диләр. Әмма әйткән сүз белән эшләгән эшнең аермасы бар. Минемчә, ул Универсиада узганчы республика белән җитәкләр. Аннан соң вакыт күрсәтер”, ди Миргалимов.

Дәүләт Думасының элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин президентны беренче чиратта халык сайларга тиеш, ди. Шуңа күрә югары җитәкчелек кемне генә билгеләмәсен, дөрес булмаячак, дигән фикердә ул .

Фәндәс Сафиуллин

“90нчы еллардагы кебек, үзебезнең ихтиярыбыз белән, халыкны алдаусыз, көчләүсез, мәгълүматны яшермичә сайланган кеше иң кулай булыр. Алай булмый икән, барысы да хәзерге хәлдә калачак. Кемне генә билгеләмәсеннәр барыбер тәртип үзгәрмиячәк”, ди Сафиуллин.

Әлегә исә татар җәмәгатьчелеге Татарстанда кем президент була ала дип фаразлар кыла. Бу сорауга 25 декабрьдә ачыклык керәчәк.
XS
SM
MD
LG