Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердәге күперне ачу тантанасында Медведев та катнашты


Төзелеп беткән мәһабәт күперне ачу чынлап та олуг вакыйга булып саналырга хаклы. Аның гомум озынлыгы 13 чакрым, су өстендәге өлеше 7 чакрымга якын. Су өстеннән 60 метр биеклектәге бу күпергә Русия киңлекләрендә тиңнәр юк.

Тантанага килгән президент Медведев башта очкычлар төзүче гигант “Авиастар”да булды. Аның бер сүзе игътибарга аеруча лаектыр: “Без АКШ белән күмәкләшеп олуг йөк лайнерлары җитештерә алыр идек һәм моңа өметләр дә юк түгел”, диде ул.

Президент кортежы Иделаръягыннан – көнчыгыштан килде. Аның белән бергә Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев та бар иде. Ике президент алар өчен махсус әзерләнгән трибуна янына килделәр. Күпернең сыйфатын кунаклар бик тә югары бәяләде. “Күпер, чынлап та, зур тәэсир тудыра”, диде президент Медведев.

"Бу күпер безнең биниһая олуг илебезне бәйли. Бер яктан Европа, икенче яктан Урал, Себер. Күпер үзенең төзелеше буенча да, күләм ягыннан да тиңсез. Менә без Илһам Гейдарович белән күпердә барабыз, барабыз – чиге дә юк кебек. Бары тик күпер өлеше генә 6 чакрымнан да озынрак, ә гомум озынлыгы – 13 чакрым", диде ул.

Һәм илбашы 25 ел буе төзелештә катнашкан барча төзүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерде. Һәм үзе белән ник Илһам Алиевнең килүен дә аңлатты. Хәер, монысы өлкән буын өчен яңалык түгел инде.

Узган гасырның 80нче еллар башында Идел аша 1914 елда ук төзелгән күпердә олуг авария булган иде: туристлар йөртүче теплоход, нилектәндер, күпернең түбәнрәк өлешендәге пролет астыннан узу аркасында, аның палубасы бөтенләй сыдырылып алынган иде. Үз вакытында олуг шау-шуларга сәбәп булган һәлакәтне тикшерергә КПСС лидерларының берсе Гейдар Алиев Мәскәүдән килде. Һәм бу вакыйганы бүгенге тантанада да искә алдылар.

Аннан соң сүз тоткан Илһам Алиев үзенең килүен ике ил арасындагы дуслыкның тамырлары тирән булуы гына түгел - әтисе Гейдар Алиевның да авыр вакытта биредә булганлыгын белән аңлатты һәм моны онытмауларына рәхмәт белдерде.

Гейдар Алиевич берничә мәртәбә Ульянда булган. Ульян өлкәсе өчен яхшы вакытларда да, фаҗигале вакытта да халык белән бергә булган. Ул Идел елгасында булган авария нәтиҗәләрен бетерү буенча комиссияне җитәкләгән.

Төзелешнең иң кызган чагы, июнь 2009 ел
Күпер аша хәрәкәт бу атнада ук ачылачак. Аның икенче чираты булган түбәнге каты һәм өстәмә килү-керү юллары төзелеше 2011-2012 елларда тәмамланачак.

Яңа күпер “Волжский транзит” исемле яңа проектның башлангыч ноктасы, дип санала. Ул Үзәк Русияне Урал-Себер белән бәйләүче Мәскәү – Екатеринбург арасындагы Тольятти аша трассага алмаш та була ала. Һәм аннан 300 чакрымга кыскалыгы белән дә отышлырак.

Күңелле тантаналардан соң, президент Медведев арсеналда булган фаҗигале шартлауларда гаепле дип табылган хәрби җитәкчеләргә карата күрелгән чараларын да белдерде. Русия Хәрби көчләренең Инженер гаскәрләре башлыгы, Саклану министрлыгының артиллерия идарәсе башлыгы, Кораллар башлыгы, шундый ук вазыйфалы округ дәрәҗәсендәге башлыклар һәм тагын 2-нче санлы гомумхәрби армия командующие, шулай ук 31-нче арсенал җитәкчелеге вазыйфаларыннан азат ителә, ягъни армиядән куыла.

Мондый чараларның артабан фаҗигалардан саклап калуына өметләнәсе килә инде, югыйсә.
XS
SM
MD
LG