Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тинчурин үз бинасына кайта


Фәнис Мөсәгыйтев Разил Вәлиевны эш барышы белән таныштыра
Фәнис Мөсәгыйтев Разил Вәлиевны эш барышы белән таныштыра

3-4 айдан Казандагы Кәрим Тинчурин театры эшли башлый. Төзекләндерү эшләре белән Дәүләт Шурасы депутатлары да танышты.

Дәүләт Шурасының 20 ноябрьдә үткән сессиясендә Тинчурин театрындагы төзекләндерү эшләре барышын тикшерү өчен махсус төркем төзелде. Анда депутатлар һәм министрлык вәкилләре кергән. Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, 3-4 айдан театр тамашачылар өчен ишекләрен ачарга җыена.

Әйтергә кирәк, театр тамашачыларны зур яңалыклар белән каршы ала. Зал, сәхнә, фойе тулысынча яңартылган, яңа уңайлыклар тудырылган. Театр янында машиналар кую өчен бушлай парковка да төзергә, ресторан да ачып җибәрергә җыеналар.

Әлегә театрның ишекләре юк


Хәзер театрга тамашачылар өчен ишекләрен ачу өчен фойеда 34 люстра урнаштырасы, кайбер вак-төяк эшләрне генә төгәллисе калган. Әмма ул люстраларны алу өчен 6 миллион сум акча кирәк. Боларга өстәп әлегә театрның ишекләре юк. Аны такта белән генә кадаклап куеп торганнар. Ишекне өлгертү генә дә ай ярымга сузылачак икән.

Кәрим Тинчурин театрын төзекләндерүгә Татарстан хөкүмәте 182 миллион сум акча бүлеп биргән булган. Директор сүзләренчә, шуның 164 миллионы эшчеләргә түләү өчен тотылган.

“Театрны бер елда да яңадан ачып куеп булыр иде. Әмма ул ремонт озакка бармас, тагын җимерелеп төшәр иде”, ди Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтев. Бинада барган төзекләндерү эше белән премьер-министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева да көн саен кызыксынып тора икән.

Тинчурин театрындагы төзекләндерү эшләренең барышын тикшерү төркеме җитәкчесе Разил Вәлиев фикеренчә, театрны тизрәк ачу өчен акча мәсьәләсен хәл итеп бетерергә кирәк.

“Төзекләндерү бик озакка сузылды. Аны инде күптән тәмамларга вакыт. Әмма мондагы эшләр без һәм театр җитәкчелеге көткәнгә караганда күпкә катлаулырак булып чыкты. Өстәмә эшләр барлыкка килде, шуңа өстәмә акча да таләп ителә. Безнең хөкүмәткә бер генә үтенечебез булачак, ул да булса, өстәмә финанслау мәсьәләсен күрергә”, ди Разил Вәлиев.

Театр язмышы – милләт язмышы


Мәдәният министры урынбасары Гөлшат Нигъмәтуллина театр киләсе елда үз бинасында эшли башлар дип ышана. “Бу театр белән борчуларыбыз шактый булды. Төзекләндерү эшләре бетеп бара. Тизрәк ачылса, халык өчен дә, артистлар өчен дә шатлыклы хәбәр булыр иде”, ди урынбасар.

Әмма театр соңгы 3-4 ел эчендә бинасыз тору аркасында Русиянең бик күп төбәкләрендә булып кайтты. Театр директоры да бөтен Себерне йөреп чыктык, татар театры аяк басмаган җирләрдә булдык дип сөйли. Хәтта тайгада яшәүче татарлар артистларны сәхнәгә менеп тотып караган. Әмма театр бинасыз да эшли алмый.
Төзелеш барышында штукатур астыннан элекке бизәкләр дә табылган


“Без бу мәсьәләне бүген генә күтәрмәдек. Хөкүмәткә кат-кат мөрәҗәгать иттек. Тамашачылар теләген дә истә тоттык. Алар да ни өчен театр ачылмый дип сорый. Аннан үзебез дә әдәбият һәм сәнгатьтән ерак торучы кешеләр түгел. Шуңа театр язмышы безне бик кызыксындыра. Чөнки аның язмышы татар халкының киләчәге белән бәйле. Татар халык үсешендә Тинчурин театрының өлеше бик зур”, ди депутат Вәлиев.

Аның сөйләвенчә, театрдан тулысынча искелек исе чыгып беткән. Театрның төзекләндерүләрдән соңгы тормышы бөтенләй яңа тормыш булачак.

Театр исә яз башында ук Себер якларына яңадан гастрольгә чыгып китәргә җыена. Енисей елгасы янында яшәүче татарлар безне чакырып калды, ди Фәнис Мөсәгыйтов.
XS
SM
MD
LG