Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман тоткыннары: кем хаклы?


Пенза өлкәсе Сердобск шәһәренең төзәтү колониясе мөселманнары сүзләренчә, аларга намаз укырга рөхсәт ителми. Өлкәнең җәзаларны үтәү федераль хезмәте моны кире кага һәм әлеге хәбәрне тараткан имамны җәнҗал тудыруда гаепли.

Пензаның Каменка шәһәре имамы Ринат Әхтәмов ислам сәхифәләрнең берсендә Сердобски колониясендәге мөселман тоткыннарының мөрәҗәгатен бастырды.

Алар әйтүенчә, төрмә хезмәткәрләре ислам тарафдарларыннан мөселман әдәбиятын, намазлыкны тартып ала һәм “төрмәдә гыйбадәт кылырга ярамый” дип намаз укырга рөхсәт итми.

“Динне тоткан өчен изоляторга озату очраклары да булды”, ди тоткыннарның берсе. Шул ук вакытта “төрмәдә динне тоту ярамый” диелсә дә, мөселманнар православ руханиларның колониягә килүләрен әйтә.

Тоткыннар зарланмаган...

Пенза өлкәсенең җәзаларны үтәү федераль хезмәте идарәсе мөселманнарны кысрыклау турындагы хәбәрне кире кага. Идарә башлыгы вазыйфаларын башкаручы Михаил Сарафанников сүзләренчә, алар колониядә тикшерү уздырган һәм мөселманнар китаплары тартып алынмавын һәм дин тотуда бернинди проблемалар булмавын әйткән.

“Һәркемгә дин тотуга ирек бирелә, әмма ул төрмә тәртипләрен бозмаска тиеш”, дигән Сарафанников “Интерфакс”ка.

Аның фикеренчә, караклык өчен үзе дә 4 тапкыр хөкемгә тартылган Әхтәмов колония хезмәткәрләре һәм тоткыннар арасында җәнҗал тудырырга тырыша.

“Ноябрь аенда беренче тапкыр Пенза өлкәсе колониясендә мәчет ачылган иде. Бу үзе үк безнең мөселман оешмалары белән берлектә ислам динендәге тоткыннар арасында рухи тәрбияне арттыру һәм дини мәгълүмат бирү өлкәсендә эш алып баруыбызны күрсәтә”, ди Сарафанников.
XS
SM
MD
LG