Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Әфганстанда эшне бетерергә җыена


Американ президенты Барак Обама Әфганстанда “эшне бетерү” нияте белән якын арада яңа стратегиясен игълан итәчәген белдерде. Ак Йорттан килгән хәбәрләргә караганда, сүз Әфганстанга өстәмә 35 мең хәрби җибәрү турында бара.

Американ президенты Барак Обама Әфганстанда яңа стратегиясен игълан итәргә әзер булуын белдерде. Бу стратегия Әфганстанга өстәмә гаскәр җибәрүне күз алдында тота:

“Сигез елдан соң – кайвакыт ул елларда безнең ресурслар йә стратегия дә булмагандыр – ләкин мин бу эшне бетерергә җыенам”, - диде Обама.

Обама яңа стратегиясен 1 декабрь көнне телевидение аша халкына мөрәҗәгать иткәндә игълан итер дип көтелә.

АКШ рәсмиләре Әфганстанга 32-35 мең хәрби җибәрү планын тикшерә. Бу хәрбиләр анда киләсе елның февралендә килә башларга тиеш. Тагын 10 мең хәрбине НАТО илләре өстәргә тиеш булачак.

Килгән хәбәрләргә караганда, Обама стратегиясендә гаскәр санын арттыру белән бергә коррупциягә каршы көрәшне көчәйтү, сәяси реформалар башкару, Әфганстанның иминлек көчләрен ныгыту, һуманитар ярдәм кебек чаралар каралган.

Американың Әфганстаннан чыгу стратегиясенең бар нечкәлекләре әлегә игълан ителмәгән. Ләкин сишәмбедә Обама, Һиндстан премьер-министры Манмоһан Сингх белән очрашуда, чыгу стратегиясе әфган иминлек көчләренең әзерлегенә бәйле булачак, диде:

“Шуны аңлау мөһим, әфган халкы үзенең иминлеген үзе тәэмин итә алырга тиеш. Моңа ирешү өчен цивиль һәм дипломатик тырышлыкларны да үз эченә алган тулы күләмле стратегия кирәк.”

Обаманың Әфганстанда яңа стратегиясен игълан итүен республиканнар һәм кайбер демократлар инде берничә ай таләп итә. Фикер белешүләргә караганда, американнарның яртысыннан күбрәге Әфганстанда гаскәр санын арттыруга каршы чыга.

Обама ашык-пошык начар стратегия кабул иткәнче, яхшысын кабул итү мөһимрәк, дип килде. Аның сүзләренчә, американнар Әфганстанда һәм күрше Пакстанда экстремистларны җиңү мөһимлеген аңласа, анда өстәмә гаскәр җибәрүне дә хупларга тиеш:

“Әл-Каидә һәм аның экстремистларының ул төбәкләрдә әүзем хәрәкәт итә алмавы безнең өчен стратегик әһәмияткә ия. Без аларның челтәрен таркатырга, хәрәкәт итү мөмкинлеген юкка чыгарырга телибез. Моның өчен Әфганстандагы тотрыклылык бик мөһим.

Дүшәмбедә Обама Ак Йортта Әфганстандагы вазгыятькә багышланган махсус очрашу үткәрде. Бу очрашуда дәүләт секретаре Һиллари Клинтон, саклану министры Роберт Гейтс, берләшкән штаб башлыгы адмирал Майк Муллен, Американың Әфганстандагы илчесе Карл Айкенберри катнашты.

Әфганстандагы гаскәр башлыгы генерал Стэнли Маккристал, өстәмә гаскәр җибәрелмәсә Әфганстандагы миссия көрчеккә терәләчәк, дип кисәтте. Ул анда хәтта 40 мең хәрби җибәрергә сорады.

Киләсе атнада конгресста Әфганстанга багышланган махсус тыңлаулар үтергә тиеш. Анда Маккристал Талибанга каршы көрәшү өчен кимендә 30 мең хәрби җибәрергә сорар дип көтелә.
XS
SM
MD
LG