Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия чик сакчылары украинны атып үтерде


Русия чик сакчылары Русия-Укрина чиген рөхсәтсез үтәргә маташкан Украина ватандашын атып үтерде.

Украина рәсмиләре вакыйганың чәршәмбегә каршы төндә булганлыгын белдерә.

Украина тәртип саклау оешмалары белдерүенчә, ул кеше арба таккан машинада чик аша Харьков өлкәсенә үтеп керергә маташкан булган.

Чик сакчыларының туктарга кушуына буйсынмагач, аңа ут ачканнар.

Ул кеше Украинага рөхсәтсез рәвештә тавар алып керергә маташкан диелә.

XS
SM
MD
LG