Accessibility links

Русиядән 5 мөселман иң тәэсирле 500 мөселман исемлегендә


Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев дөньядагы иң тәэсирле 500 мөселман исемлегенә кертелде. Бу исемлектә аннан кала тагын 4 Русия ватандашы бар.

Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев дөньядагы иң тәэсирле 500 мөселман исемлегенә кертелде. Бу исемлектә аннан кала тагын 4 Русия ватандашы бар. Алар – Чечня президенты Рамзан Кадыров, Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Ганетдин, чечен сугышчылары җитәкчесе, “Кавказ әмирлеге башлыгы һәм Ичкерия президенты” Доку Умаров һәм Ингушетия гыйсъянчылары җитәкчесе Мөхәммәт Евлоев.

Дөньяның иң тәэсирле мөселманнары исемлеген ел саен АКШның Дҗордҗтаун университетында шаһзадә Әл-Вәлид бин Таләл мөселман-христиан бәйләнешләре үзәге белгечләре әзерли.

Габдулла бин Габлелгазиз әс-Согуд
200 битлек шул китапта шәхесләр тәэсир көчләренә карамый гына урнаштырылган. Шулай да иң “көчле” 50 мөселман исемлеге аерым күрсәтелә. Анда беренче булып Согуд Гарәбстаны патшасы Габдулла бин Габлелгазиз әс-Согуд тора.

Китапта Равил Гайнетдиннән кала 4 русияле “Сәясәтчеләр” дигән бүлеккә кертелгән. Мөфтиләр шурасы рәисе исә “Дәүләт Идарәсе” исемле бүлектә.

Русиялеләрдән анда иң зур игътибар Шәймиевкә бирелә. Китапның алты юлы аңа багышланган. Кадыровка - ике, сугышчылар җитәкчеләренә өчәр юл бүленгән.

“Шәймиев Миңтимер президент галиҗанәпләре – Русиядәге мөселман республикасы Татарстанның беренче һәм хакимияттәге президенты. Ул мөселман халкына хезмәтләре өчен халыкара Фәйзалла патша бүләге иясе. Татарстан – Русия үзәгендәге бай төбәк. Аның дини мәдәнияте ислам белән Европа мәдәниятенең кушылуы үрнәге буларак танылды”, диелә китапта һәм Шәймиевнең тагын бер казанышы буларак Казанның меңьеллыгын бәйрәм иткәндә дөньядан барлык вәкилләрне кунакчыл кабул итүе атала.

Русия мөфтиләр шурасы рәистәше Нәфигулла хәзрәт Аширов BBC радиосына “Шәймиев үзенең мөселман булуына бик басым ясамаса да, Татарстанда исламның яңарышы өчен, башка диннәргә зыян китерми генә, андагы динара һәм милләтара татулыкка зыян китерми генә бик күп эшләр эшләде”, - ди.

Нәфигулла Аширов
Аширов Чечня президентының сугышлардан җимерелгән республиканы төзекләндерүдәге уңышлары исәпкә алынган булырга тиеш ди.

Исемлеккә кергән ике сугышчы турында исә “Мин аларны шәхсән белмим. Аларның чынмы, виртуальмы кеше булуын да әйтә алмыйм”, - дип кенә чикләнә.

Мөфтиләр шурасы рәисе турында исә Аширов “Равил Гайнетдин мөселманнар арасында, хакимият һәм башка диннәр вәкилләре арасында үзенең үлчәп эш итүе, һәм бу катлаулы диалогларны корудагы абруе белән хөрмәт казанды” диде.
XS
SM
MD
LG