Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау мәчетендә гаеткә кеше гадәттән күбрәк булды


Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин
Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин

Иртәнге намазга кадәр Ижау Җәмигъ мәчете дин кардәшләребез белән шыгрым тулы иде. Иске мәчеткә хатын-кызлар күпләп җыелды. Яңа мәчетнең ике катында да ир-атлар сафларга төзелде.

Иртәнге намаздан соң Фаиз хәзрәт вәгазендэ корбан чалу гадәте кайдан килүен аңлатты. Мөмкинлеге булган һәр мөселманга корбан чалу вәҗип булуын җиткерде. Шулай ук хәзрәт мөселманнарны ислам дине кануннарына буйсынып яшәргә чакырды. “Бүген гыйбадәт кылырга да, дин белемен тупларга да өлкәннәрдән дә күбрәк яшьләр килүенә шатлык өстенә шатлык өстәлде”, диде Удмуртия мөселманнары мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин.

Вәгазьдән соң сафларны тигезләп басып, дин кардәшләребез гает намазын укыды. Гадәт буенча һәр кеше бу көннәрдә сәдакаларны күпләп бирә. Мәчет ишегалдында шәһәрнең башка мәхәлләләрендә иман йортлары төзелешләренә дип куелган әрҗәләр яныннан да дин кардәшләребез үтеп китмәде, үзләреннән өлеш чыгарды.

Фәүзия апа Батыршина, шәһәрнең Петрова урамындагы мәчет хисабына да байтак акча салдылар дип, рәхмәтен җиткерде.

Соңгы елларда гаеткә килүчеләр мәчет янында корбанлыкка мал да сайлап, сатып ала. Быел да намаздан соң, кемнең мөмкинлеге бар, сарыкның ниндие кирәк, сайладылар. Алсу Галимова 3500 сум һәм 4000 белән алып килгән биш сарыкны саткан. Бу машиналар тирәсендә әле тагын кеше күп күзәтеп йөрде.

Бу көннәрдә Удмуртиядән 20ләп дин кардәшебез мөселманнарның изге җире Мәккәдә хаҗ гамәлен кыла. Андагы гадәттән тыш вәзгыять безнең якташларыбызга кагылмаган, изге сәфәрдәге милләттәшләребез белән элемтәдә торабыз, барысы да сау-сәламәт, диде Удмуртия мөселманнары мөфтие Фаиз хәзрәт.
XS
SM
MD
LG