Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурда Корбан бәйрәме


Оренбур төбәгенең 100гә якын мәчет – мәхәлләрендә Корбан бәйрәменә багышланган гает намазлары үтте, меңләгән корбаннар чалынды.

Дуңгыз кизүе булу сәбәпле, укулар өлкә мәктәпләренең күпчелегендә 2 атнага туктатылып торды. Һәр, төбәкнең татар-башкорт авыл мәктәпләре укучылары Корбан бәйрәме көнне болай да күп еллар барышында укымыйлар. Шуңа күрә мәчетләрдә мәктәп яшендәге балалар быел да күп иде.

Мәсәлән, Татар Каргалы авылында 2 мәчеткә кеше сыймады. Инде өченчесе киләсе елда төзелеп бетәчәк. Авылда башка елларга караганда да корбанны күбрәк чалдылар.


11 яшьлек Ринат мәчеткә гает намазларына кечкенәдән йөри башлаган. “Бу көн безнең гаилә өчен икеләтә бәйрәм булды – апамның кызы туды. Сәфинә дип кушабыз”, ди.

Илнур армия хезмәтеннән күптән түгел кайткан. Армиягә киткәнче ук ул мәчеткә намазга йөри башлаган.

“Мин Пенза тирәсендә хезмәт иттем, анда намаз укырга мөмкинлек булмады. Менә бүген намаз укыгач, миңа шундый рәхәт булып китте”, диде ул.

Берничә сәгать үтү белән мөселманнар мәчетләргә яңадан корбан ашына җыелдылар.

Оренбур шәһәре мәчетләрендә дә мөселманнарны корбан ашлары белән сыйладылар. Ә корбан чалырга теләгәннәргә, мәчетләр каршында сарыклар да тәкъдим ителде.
XS
SM
MD
LG