Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Невский экспресс" казасы Русиядә террор куркынычын яңартты


“Невский экспресс” соңгы ике елда икенче тапкыр шартлатылды. ФСБ һәм Прокуратура каршындагы Тикшерү комитеты террор гамәле турында әйтә.

Дөнья илләре җитәкчеләре “Невский экспресс” казасыннан соң кайгы уртаклашу хатларын җибәрде. Шимбә кичен килгән мәгълүматларга караганда, казада кимендә 26 кеше үлгән, 96 юлчы зыян күргән. Тагын 18 кеше турында бернинди мәгълүмат юк. Зыян күргән кешеләр күбесенчә шартлау аркасында юлдан чыккан вагоннарда булган.

Мәскәү вакыты белән 14 сәгатьттә тагын бер шартлаткычның табулуы турында хәбәр ителде. Бу хакта "Русия тимер юллары" ширкәте һәм Оператив штаб башлыгы Владимир Якунин белдерде. Икенче бомба тулы күәтенә шартламаган, диде ул.

Федераль иминлек хезмәте “Невский экспресс” поездының чыннан да шартлатылуы турында инде рәсми рәвештә белдерде. Бу хакта ФСБ башлыгы Александр Бортников Русия президенты Дмитрий Медведевка хисап биргәндә әйтте. Аның сүзләренчә, поезд 7 кг тротил күәтендәге бомбадан шартлаган булган.

Элегрәк Тикшерү комитеты башлыгы Владимир Маркин журналистларга, каза булган җирдә шартлаткыч калдыкларының табылуы турында әйткән иде. Прокуратура җинаять эшен “терроризм” һәм “шартлаткыч мәтдәләрнең канунсыз әйләнеше” мәддәләре нигезендә ачкан.

Шул арада интернетта террор гамәле өчен җаваплылыкны үз өстенә алган төркем турында сүзләр йөри. Шул ук вакытта, казага поездның яки юлларның төзексез булуы сәбәпче була ала, дигән фаразлар да әйтелә.

Мәскәүдән Петербурга бара торган "Невский экспресс" җомга кич Новгород һәм Тверь өлкәләре чигендә казага очрады.

Шундыйрак шартлау 2007 елда булган иде. Ул вакытта үлүчеләр булмады, 60 кеше зыян күрде.
XS
SM
MD
LG