Accessibility links

Кайнар хәбәр

Швейцариядә манаралар тыелды


Ахыргы мәгълүматларга караганда, Швейцариядәге референдумда мәчет манараларын тыюны 57% артык сайлаучы яклап чыкты.

Агентлыклар хәбәренә караганда, тыю тәкъдиме илнең күпчелек төбәкләрендә хуплау тапты. Женева, Базель һәм тагын берничә шәһәрдә генә сайлаучылар каршы тавыш бирде.

Референдумга кадәр үткәрелгән сораштыруларга караганда, тыю карары үтмәс иде шикелле. Ул вакытта бу тәкъдимне бары 37% кеше генә хуплап чыкты.

Манарларны тыю тәкъдимен референдумга Швейцария парламентында күпчек урыннарга ия булган үтә уңчы "Халык фиркасе" чыгарды. Аның тарафдарлары, манаралар илнең исламлашуына китерә, дип саный.

"Халык партиясе" вәкилләре хөкүмәткә керсә дә, министрлар кабинеты мондый референдумнан читләшергә тырышты һәм халыкны тыюга каршы чыгарга өндәде. Халыкара хокук яклау оешмалары, манараларны тыю дин иреген кысуга китәрчәк, дип белдерде.

Манараларга каршы чыгучылар, алар - шаригать символы булып тора, ислам кануны Швейцариядәге демократиягә туры килми, дип белдерде.

Швейцариядә 400 меңләп мөселман яши. Ислам динен тотучылар илдә христианнардан соң икенче урында тора.
Хәзер илдә манара белән төзелгән 4 мәчет бар. Аларга бу тыю кагылмаска тиеш, дип яза җирле мәгълүмат чаралары .
XS
SM
MD
LG