Accessibility links

Кайнар хәбәр

Соңгы “Невский экспресс”


Russia -- Workers inspect a damaged railway carriage, 28Nov2009
Russia -- Workers inspect a damaged railway carriage, 28Nov2009

“Невский экспресс” поездын шартлатуда шикләнүче эзләнә. Шартлау терракт нәтиҗәсендә булган диелсә дә, кайберәүләр моңа шик белдерә. Дүшәмбе көнне Дагыстанда “Төмән-Бакы” поезды барган юлда тагын бер шартлау булды.

Дагыстандагы шартлауда зыян күрүче булмаса Мәскәүдән Петербурга баручы “Невский экспресс”та үлүчеләрнең саны 26га җитте. Дүшәмбе тагын бер кеше Мәскәү хастаханәсендә вафат булды. Берничә юлчы әле дә югалганнар хисабында.

“Невский экспресс” эшмәкәрләр, төрле түрәләр куллана торган тизйөрешле поезд санала.

28 яшьлек менеджер Татьяна Кора Мәскәүдәге эш сәфәреннән соң шул поездның соңгы вагонында өенә кайта торган булган. Шартлау нәтиҗәсендә, нәкъ поездның сонгы 3 вагоны тимер юлдан чыга.

“Юлчылар утырган авыр тимер урындыклар аларның өсләренә ауды. Күбесе алар астында кысылып калып зыян күрде, ди ул.

26 үлүче кешенең күбесе нәкъ поездның соңгы вагонында баручылар булган. Татьяна поезд туктагач мәшхәр башлануын әйтә.

“Исән калучылар тәрәзәләрне ватып утыргыч астыннан кешеләрне аралап кешеләрне урамга чыгарырга кереште. Барысы да канга баткан, идәннәр юеш. Бик куркыныч иде”, ди Кора.

Ул башкалар белән чагыштырганда әллә ни зур зыян күрмәгән. Аның аягы сынган һәм җиңелчә баш мие селкенгән. Күпләр нәкъ ярдәм көткән дәвердә үлде дигән фикердә тора ул. Чөнки ашыгыч ярдәм машиналары килгәнче ике сәгатьләп вакыт үткән.



Русиядә әлеге казада үлгән беренче кешеләр инде җирләнде. Илдә күп кенә күңел ачу чаралары кичектерелде.

2007 елны “Невский-экспресс” поездында инде шартлау булгын иде. Ул чакта дистәләгән кеше җәрәхәтләнде.

ФСБ башлыгы Александр Бортников беренчел тикшерүләр нәтиҗәсендә, 27 ноябрь көнге шартлауның нәкъ терракт булуын әйтте. Анда шартлаткыч табылуын белдерде.

Инде шартлатуда шикләнүче кешенең компьютерда якынча йөзе дә ясалды. Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев әйтүенчә, элекке хәрби, 2007 елгы поезд шартлауда катнашы булган һәм чечен сепаратистлары белән бәйле кеше шикләнелә.

Әмма кайбер белгечләр теракт дигән рәсми белдерүне кире кага. Һәм бу рельсларның төзексез булуы яки техник җитешсезлекләр сәбәпле килеп чыккан хәл булырга мөмкинлеген әйтә.


Петербурның сәяси аналитигы Борис Вишневский әйтүенчә, моны тимер юл белгечләре дә искәртә.

“Әмма моңа беркем колак салмый. Кемдер терракт дип бәяләргә боерык биргән һәм барысы да шул нигездә алып барылырга тиеш сымак”, ди ул.

Дүшәмбе билгеле булганча, “Невский экспресс” поезды башка йөрмиячәк. Аның вагоннары башка Русия төбәкләренә йөриячәк поездлар өчен кулланылачак.
XS
SM
MD
LG