Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарларны яклау комитеты төзелде


Бөтендөнья татар яшьләре Форумы милли мәгарифне саклап калу максаты белән татар халкының хокукларын яклаучы халыкара комитет оештырды. Бу вакыйга үзәгендә татар зыялылары, сәясәтчеләр дә кайнады.

Комитетны гамәлгә кую утырышын иң башта Бөтендөнья татар конгрессы бинасында үткәрү каралган иде. Әмма көтелмәгән сәбәпләр килеп чыгу аркасында утырыш Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәгендә булды.

Ноябрь аенда яшьләр Форумы милли мәгарифне яклап яңа кампания башлап җибәрде. Интернетта “magarif.moy.su” сәхифәсендә татар мәгарифен яклап тавыш бирү бара.

Медведевка 40-тан артык мөрәҗәгать киткән

“Русия президенты Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать тә яздык. Русия төбәкләрендәге барлык оешмаларыбызга җибәрдек. Президентка инде 40-тан артык мөрәҗәгать китте. Шулай итеп хакимияткә басым ясыйбыз”, ди яшьләр Форумы җитәкчесе Руслан Айсин.

Комитетны булдыру утырышында Казанның 2-нче татар гимназиясе җитәкчесе Камәрия Хәмидуллина да катнашты. Белүебезчә, шушы гимназиядә укыган балаларның әнисе Аида Камалова бердәм дәүләт имтиханын урыс телендә генә тапшыруга каршы чыкты, бу эшне Русиянең югары мәхкәмәсенә бирде. Әмма мәхкәмә Камалованың мөрәҗәгатен кәнәгатьләндермәде. Кассация шикаяте исә 2 июль көнне каралды, ләкин Югары мәхкәмә карары үзгәрешсез калдырылды. 21 октябрьдә Аида Камалова эшне Страсбург мәхкәмәсенә биргән.
“Бүген мәхкәмә эшенең кайчан буласы билгеле түгел. Шуңа мәхкәмәгә әзерлексез бару дөрес булмас. Безгә берләшеп әзерлек чаралары күрергә кирәк. Мәхкәмәгә юридик яктан көче булган документлар белән барырга тиешбез”, ди Хәмидуллина.

Комитетка барлык оешмалар кушыла ала

Татар халкының хокукларын яклаучы халыкара комитетка теләсә кайсы татар һәм башка милләт оешмаларының кушыла алуы хәбәр ителде. Сәясәтче Фәндәс Сафиуллин башкорт , чуаш һәм башка халыкларны да яңа оешкан комитетка берләшергә чакырды.
Уңнан беренче - Фәндәс Сафиуллин, икенче - Илдус Әмирхан


“Бу эштә якутлар да катнаша ала. Урысларның да милләтләрнең хокукларын яклаучы оешмалары бар. Шуңа күрә милләтне дә, илләрне дә, оешмаларны да чикләмәскә кирәк. Безнең программаны башка оешма үзәге исеменнән алып барса, Аллага шөкер генә булачак. Төп максатыбыз – куйган бурычларыбызны тормышка ашыру бит.

Комитетка кушылган оешмалар турында интернеттан гел хәбәр биреп барырбыз. Бәлки, комитетның төп максаты да мәгълүмат биреп бару булыр. Чөнки башкача хәрәкәт итә алмыйбыз. Безгә хәзер дөнья җәмәгатьчелеген үзебезгә карата игътибарын җәлеп итү, комитетка башка милләт оешмаларын берләштерергә, мәгълүмат таратырга кирәк”, диде Фәндәс Сафиуллин.
XS
SM
MD
LG