Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сергей Морозов рухи һәм әхлакый үсеш күренешләрне бәян итте


Сембер өлкәсе башлыгы Сергей Морозовның Корбан бәйрәме уңаеннан тәбригендә “рухи һәм әхлакый үсеш күренешләре” ассызыклана.

“Үсеш” дигәне, әлбәттә, күңелле сүз. Тик менә әллә ни үсешләр белән мактанып булмый шул әлегә… Һәм монысы мөселманнарга гына түгел – барча халыкларга да кагыла.

“Электроника” дигән фирма директоры Титяткин ярты ел контракт белән эшләгән. Шул арада үз карамагындагы хезмәткәрләрдән 158 мең рубль акча алып, әрәм-шәрәм иткән. Хәзер ул төрмәдә, ди. Тик менә әҗәтен ничек түләр соң?

Яңа шәһәрдә героин белән бер чегән, шулай ук “Сенсация”, “Спайс”, “Юкатан”, “Зум”, “Дрим” дип аталучы наркотиклар өстәлгән кальян кушымтасы сатучылар тотылганнар.

Өлкә үзәгенең коммуналь хуҗалыгы тирән кризиста. Мондый вәзъгыятьне “коллапс” дип тә атыйлар. Социаль страхование өчен бирелгән 22 мең рубльне табиблар үзләре санаторийларда ял итү өчен кулланганнар.

Өлкә прокуратурасы сүзчесе Васидий Зима әйтүенчә, быел коррупциягә бәйле 340 җинаять кылынган. Шул исәптә – 82 ришвәт алу. Хәер, прокуратураны урлашулар түгел – “дини экстремизм” дигәне күбрәк борчый кебек. Үзләре уйлап чыгарган “Джамаат” дигән төркем турында 3 – 4 ел авыз чайкаганнар иде. Хәзер исә Сәет Нурсиның “Иман һәм кеше”, “Кыска сүзләр” дигән китапларын тапканнар. Шөкер, мөселман кешеләрендә түгел – өлкәнең В. И. Ленин исемендәге фәнни китапханәсендә. Гаеплеләр җинаятькә тартылачак, ди.

Трамвайларда йөрү бәясе 8 рубльдән 10га күтәрелде. Сембер шәһәре юлларын машина йөрерлек хәлгә китерү өчен җирле хакимият Мәскәүдән 13 миллиард алырга хыяллана. Ә Мәскәү нибары 290 миллион бирергә әзер, ди. Хәер, монысы инде имезүче-донор төбәкләрне талап, ялкауларны аздыру сәясәте нәтиҗәседер.

Шул арада өлкә хакимяте бинасында ремонт бара. 1,2 миллионга губернатор йөри торган баскычны төзәткәннәр. 500 мең чамасы – хакимият бинасы каршындагы чәчәкләр клумбасын таптамасыннар өчен коймачык куюга. Иң кызыгы шул: моның өчен акча мәҗбүри медицина страхованиесе фондыннан алыначак, ди.

Бер гыйбрәтле күренеш: Өлкә хакимияте бинасының подъездына “Коррупциягә үзең өстеннән идарә итәргә ирек бирмә – түләмә” дигән язма эленгән. “Нәкъ кирәк урында һәм кирәк вакытта”, дип бәяләргә дә ярыйдыр инде моны.

Елның 3-нче кварталында инфляция нәтиҗәсендә яшәү мимимумы 28 рубльгә арткан. Тулаем, Русия шартларында шундый ук вәзгыять булуга карамастан, бу ил һаман туймый гына бит. Грузиядән тартып алынган Көньяк Осетия белән Абхазиядә, башка шәһәрләр белән телефон аша элемтәгә керү өчен, Русия кодларын җыю кирәк икән. Абхазиядә хәзер урыслар күпчелеккә чыга бара. Бу республиканы һәм ике Осетияне берләштереп, Русиянең үз кесәсенә салуы гына кала кебек инде.

Хәлләр шулай барса, аларны да Русиянең эчендәге нацменнар дәрәҗәсенә төшерү дә ихтимал. Оптимизация, Муниципализация кебек шаукымнар гына җитмәгән, региональ компонент дигәненнән дә мәхрүм итү дә озак көттермәс ул очракта.

Татар исә, әлегә, шундый шартларда да үз йөзен саклап калырга тырышкандай. Корбан ашлары бара. Көн саен берничә кеше корбан итләре китерә.

Мәләкәс районының татарлы-чуашлы Филип авылы мәктәбе директоры, районның татар автономиясе рәисе Гыймран Хисмәтуллов тырышлыгы белән, бу авылда Татар теле һәм мәдәнияте көне узды. Анда күрше Мукшыкүл, Атнагол, Мөси авыллары укытучылары да катнаштылар. Шулай ук Мәләкәс шәһәрендәге 91-нче санлы татар мәктәбе вәкилләре дә бизәделәр бу чараны. Гыймран әфәнде тырышлыгы аркасында, катнаш халыклы Мулловка, Яңа Майна, Рязаново авылларында да татар теле һәм сәнгате түгәрәкләре ачылган.

Мәктәп директор - күпкырлы талант иясе: рәссам да, баянчы да, менә дигән оештыру сәләтенә ия милләтпәрвар да. Ул җитәкләгән мәктәптә бай милли музей оештырылган. Анда мәктәп директорының гына түгел, ул оештырган сәнгати түгәрәккә йөрүче укучыларның әсәрләре дә урын алганнар. “Милли моңнар” дигән сәнгать түгәрәге шушы кичәне дә бизәде.

Өлкә үзәгендә узган чаралар да татарның әлегә яшәргә, үзен саклап калырга сәләтен күрсәтә ала. Илдар Усманов җитәкчелегендәге Татар яшьләре үзәге Чәкчәк бәйрәме уздырды. Чарада чәкчәк әзерләү, шушы татар милли ризыгына төрле исемнәр бирү кебек ярышлар җыр-биюләр белән чиратлашып бардылар.

Пермь төбәгендә туып үскән, күптән инде Сембердә яшәүче рәссам Ирек Нуртдиновның күргәзмәләре Сембердә дә, өлкәнең башка кайбер касабаларында да булганы бар. Аның иҗаты җимешләре БТКның Башкарма комитеты җитәкчелеген дә кызыксындырган: “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Ирек рәсемнәре күргәзмәсе эшли.

Корбан бәйрәме алдыннан, “Репортер” дигән телевизион канал “Музыкаль котлаулар” дигән программа ачып җибәрде. Аның аша Сембер татарлары үз якыннарын туган көннәре белән тәбрикләп, җыр тапшыруны сорый алалар. Беренче тапшыру 28 ноябрьдә чыкты.

Сембердә моңа кадәр дә “Ашханә” һәм “Зәмзәм” исемле кафелар шәһәр халкы өчен түләүле гаилә бәйрәмнәре оештыралар иде. “Өмет” газетында чыккан бер игъланда дини мәҗлесләр оештырырга теләүчеләргә милли ашлар әзерләү буенча заказлар көтү белдерелә.

Татар җәмәгатьчелеге милли-мәдәни тормышта җанлануга өметләнә. Һәм нигезсез дә түгел. Татар мәдәни үзәге җитәкчелеге алышынды. Бу – “Халыклар дуслыгы йорты”ның җитәкчесе Софья Орлованың вазифасыннан бушатылуы һәм аның урынына чын сәнгать эшлеклесе Нурия Туркованың билгеләнүе нәтиҗәсе.

Мәдәни тормыш ягыннан Татарстан артистлары Сембер халкын да онытмыйлар. Декабрьнең беренче ункөнлегендә Габделфәт Сафинның зур концерты, “Фәридә-Алсу” дуэтының яңа программасы, Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театры әзерләгән “Ашыгасың, Сафа” дигән кәмит тәкъдим ителәчәк.
XS
SM
MD
LG