Accessibility links

Кайнар хәбәр

СПИД: чит илдә кими, Русиядә арта


Кызыл тасма - СПИДка каршы көрәш көне тамгасы
Кызыл тасма - СПИДка каршы көрәш көне тамгасы

Көнчыгыш Европа һәм Урта Азиядә ВИЧ йоктыручылар саны арта гына бара. Бу хакта БМОның ВИЧ һәм СПИД уртак программасы хисабында әйтелә. Чирне йоктыручылар саны бу төбәктә 1,5 миллионга җитә.

Аеруча да Украина һәм Русиядә авыручылар саны зур тизлек белән арта. Хисапта әйтелгәнчә, әлеге төбәктә Русия авыру тарала барган иң зур илләрнең берсе булып кала.

СПИДка каршы көрәш үзәге федераль фәнни-укыту үзәге башлыгы Вадим Покровский әйтүенчә, Русиядә көн саен 100-150 кеше авыру йоктыра. Украинада исә 1,5% кеше ВИЧ белән чирләүчеләр хисабында.

Азәрбайҗан, Грузия, Казакъстан, Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан һәм Үзбәкстанда да ел саен авыру эләктергән яңа кешеләр саны арта гына бара.

Наркотик куллану ВИЧка китерә

Көнчыгыш Европа һәм Урта Азиядә ВИЧ таралышына еш кына энә белән кадый торган наркотик куллану сәбәпче. Хәзер барлыгы 3,7 миллионга якын кеше шул рәвешле наркотик кадый. Шуларның якынча дүрттән берсе ВИЧ йоктыручылар.

Күп кенә илләрдә наркотик кулланучылар секс-бизнес белән шөгыльләнә, ә бу исә авыру таралуны тагын да арттыра.

Медицина оешмаларында да ВИЧ йоктыручылар бар

БМО хисабында билгеләнгәнчә, медицина оешмаларында да энә белән дару салдырганда инфекция эләктерү куркынычы зур. Мондый очраклар инде булгалады да.

Мисал өчен Кыргызстанның көньягындагы Ноокат районында 2007 елны хастаханәдә 75 бала шул рәвешле авыру йоктырган. Әлеге хәлдән соң җирле сәламәтлек саклау оешмасында эшләүче 4 хезмәткәр төрмәгә утыртылды.

Кыргызстан парламентындагы “Ак юл” халык партиясеннән Гөлнара Дәрбишева халыкара ярдәмгә карамастан, балаларның хәлләре авыр булуын әйтә.

“Без барыбыз да беләбез Ноокаттагы 75 сабый нәкъ табиблар гаебе аркасында чир йоктырды. Аларның хәле җиңелдән түгел. Әлбәттә СПИД үзәкләре, чит илләр акчалата ярдәм бирә”, ди ул.

Таҗикстан пенсия түли

Социаль хәлнең авыр булуы, әлбәттә ВИЧ кисәтү өлкәсендәге тырышлыкны чикли. Җитмәсә чирне йоктырган кешегә карашның начар якка үзгәрүе дә авыручыларның үз чирен яшерүгә китерә. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр азая.

Таҗикстанда хөкүмәт ВИЧ йоктыручыларга пенсия түли. Үз исемен әйтергә теләмәгән Дүшәнбедә яшәүче бер авыру исә аны алу өчен бик күп документлар җыярга кирәклеген әйтә. Һәм бу түләмнәр артыннан йөрмәү сәбәбе шуннан.

“Бу өлкәдә бернинди үзгәрешләр юк. ВИЧ йоктыручылар элеккеге кебек үк фәкыйрьләр. Бары тик һуманитар оешмалар гына азык-төлек бирә. Күп кенә авыру йоктыручылар эшсез. Әгәр хезмәт иткән оешма җитәкчесе синең ВИЧ йоктырганны белсә эштән җибәрәчәк”, ди ул.

Чирен яшергән үлгән...

Бер-берсе белән җенси мөнәсәбәткә кергән ирләр арасында авыру йоктыручыларның рәсми саны да шактый азайтылган булырга мөмкинлеге куркыныч тудыра. Моннан тыш наркотик куллану өчен җинаять җаваплылыгыннан куркып, ВИЧ белән авырган наркоманнар үзләренең чирләрен яшерә.

Гомумән Көнчыгыш Европа һәм Урта Азиядә авырудан дәвалану алга киткән дөнья илләре белән чагыштырганда түбән дәрәҗәдә кала. Бу исә халыкның кереме түбән булуы белән дә бәйле.

Бөтен дөньяда хәзерге вакытта ВИЧ йоктыручылар саны 33,4 миллион тирәсе. Чит илдә ел саен чир йоктыручылар саны 10-20% кими барса, Русиядә 10% арта.
XS
SM
MD
LG