Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алтынбаевны Федерация Шурасыннан алу мәсьәләсе күтәрелә


“Бердәм Русия” фиркасенең XI корылтаенда катнашкан Рязань өлкәсе вәкилләре белән өлкә губернаторы Олег Ковалев очрашуында фирканең өлкә бүлеге секретаре Аркадий Фомин Рәфкат Алтынбаевны Федерация Шурасында Рязаньне вәкиллек итү вазифасыннан алу мәсьәләсен күтәрде.

Аның әйтүенчә, сәяси шура әгъзаларын Алтынбаевның өлкәдәге оппозицион фиркаләр тарафыннан ил җитәкчелегенә юлланган хатка Гадел Русиянең өлкә бүлеге башлыгы да имза куюга үз мөнәсәбәтен белдермәве борчый.

Ул хатта төбәктә демократик булмаган сайлау канунына ризасызлык белдерелә һәм 2010 елгы җирле парламент сайлавы "хәрәмләшүләр белән үтәчәк" диелә.

Губернатор Ковалев Алтынбаев мәсьәләсендә үзенең дә борчылуын һәм ашыкмыйча өйрәнеп карар итәчәген белдерде.
XS
SM
MD
LG