Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурда татар дискәтүкләрен чаллылар яңартты


Март аеннан башлап Чаллы шәһәренең “ТATAR PRODUCTION” иҗат берләшмәсе Оренбурның “Яшьлек” татар яшьләре оешмасы белән берлектә татар дискәтүкләре үткәрә башлады.

Әлеге дискәтүкләр моңа кадәр Оренбурның үзендә генә узса, чираттагы дискәтүк Каргалы авылы мәдәният йортында үтте. Мондый дискәтүк беренче тапкыр үткәрелгәнгәме яшьләрнең саны 200 тирәсе иде. Мәдәният йорты шау-гөр килеп торды.

Афишаларны авылда гына түгел, шәһәрдә дә күрергә була иде. Шулай шул, һәрбер эштә реклама кирәк. Оренбур яшьләре оешмасы әгъзасы Рушания Аббасова татар дискәтүкләрен оренбурлылар өчен ай саен оештырулары турында сөйләде.

“ТАТАR PRODUCTION” иҗат берләшмәсе директоры Рамил Абдеев татар дискәтүкләрен оештыруны иң элек үз шәһәреннән башлаган:


“Без Чаллыда татар дискәтүкләрен 2 ел элек оештыра башладык. Хәзер инде без аларны Самарада, Оренбурда, Татарстан шәһәрләрендә үткәрәбез. Оренбурга өч атна саен килеп торабыз. Планыбызда Казанда үткәрү дә тора”, диде берләшмә директоры.

Афишада ди-джей Тукайның һәм җырчы Мөнир Рахмаевның фотолары урнашкан. Җырчы Мөнир Рахмаев Оренбурда еш була икән.

Каргалы авылы яшьләре дискәтүктә Мөнир Рахмаевка кушылып җырлап-биеп кенә калмадылар. Алар өчен уеннар да, иң оста рэпчы ярышы да булды. Җиңүчеләргә чәк-чәкләр тапшырдылар. Аларның берсе – талибә Рената Хәликова булды.

Дискәтүк авылда иртәнге алтыга кадәр барды. Ә инде икенче көнне дискәтүк Оренбурның бер ресторанында үтте.
XS
SM
MD
LG