Accessibility links

Кайнар хәбәр

203 яшьлек Мулла авылы китаплы булды


Самар өлкәсендәге татар авыллары бер-бер артлы үзләренең тарихларын барлый башладылар. Мулла авылы турында да 296 битле китап язылды.

Мулла исеме чыннан да муллага бәйле. 1803 елны буш җиргә иң беренче булып Алимбәк мулла аяк баскан. Хәзер ул җирләнгән зиярәт инде авыл уртасында. Ләкин дә бу җирләр кыргый төбәк булмаган.

Халык телендә сакланып калган риваятьләр шуны раслый. Әстерхан – Казан – Әстерхан сәүдә юлы нәкъ шул болыннар аша узган.

Китап авторы Шамил Галимов патша Русиясенең тарихи чыганакларына туктала һәм ишле саннарга урынны кызганмый.

Китапның күп өлеше авыр укыла, чөнки Русиядә халыкка бәхетнең нәрсә икәнен дәүләт тәтетмәгән. Халык мәнфәгатен кайгыртмаган очсыз-кырыйсыз реформалар һәрвакытта да кан вә ачлык белән тәмамланган. Шуның өстенә әле чукындыру да өстәлгән.

Хәреф белән язылган текстны укымыйча, 40 биткә якын урнаштырылган йөзләгән кешенең сурәтләрен карап чыксаң да, Мулла тарихын күз алдына китереп була.

Беренче бөтендөнья сугышчысы Кәрим Габрәшитовның очкын күзләре, Чапай сугышчысы, күмәк хуҗалык хезмәткәрләре, комсомолкалар.

Һәр чорның үзенчә зыялылары җыентыкны бизиләр. Фин сугышчылары, Бөек Ватан батырлары, репрессия корбаннары, капитализм капкасы ачылган елларда ук салынган таш мәчет.

Гаҗәеп очраклы туры килгән дата. 1803 елны шушы туфракка беренче булып Алимбәк мулла оя корган. Ә 1993 елны, нәкъ 190 елдан соң шунда ук таш мәчет калка. Ә бит таш мәчетне ачканда бу датага игътибар итмәгәннәр иде. Кайгы-хәсрәткә манчылган язмышлар, каһәрле гомерләр.

Гаҗәеп хәл. Бәрәкәтле туфракка тукталган Алимбәк мулла нигез салгангамы, канга манчылган язмышларны җиңгән яңа буын татарлар җәмгыятьтә мактаулы урыннарны билиләр. Биредә таза, көчле, сырт бирмәс ирләр. Шуларның берсе – Шамил Хисаметдинов. Ул китапның иганәчесе. Китапны язучы да шул төбәкне яхшы белүче журналист Шамил Галимов.

Саф татар авылы булган Мулла турында китап русча язылган. Телебез сакланмавында кемнедер гаеплибез, ә бит җимерүчеләр исемлегендә беренче булып шул ук татарыбыз тора. Өметсез шайтан, тулыландырылган басмасын татар телендә күрсәк иде.
XS
SM
MD
LG