Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗик Русиягә каршы Европа мәхкәмәсендә җиңеп чыкты


Наркотик саклауда гаепләнеп, 3 ел төрмәдә утырырга мәҗбүр булган 29 яшьлек таҗик егете Русиягә каршы Европа мәхкәмәсендә җиңеп чыкты. Хәзер аңа Мәскәү барлык күргән зыяннары өчен 18,5 мең евро түләргә тиеш.

Таҗикстан башкаласы янындагы кошчылык фермасында мал табибы булып эшләүче Рахматулло Назаров әле генә кеше хокуклары Европа мәхкәмәсенең карар нөсхәсен алган. Ул барлык күргән михнәтләре өчен Русияне мәхкәмәгә шикаять иткән иде. Намусын аклау һәм абруен кайтару Назаровның беренче максаты булган.

“Миңа каршы кешеләр дә яныма килеп “без радиодан сезнең мәхкәмәдә җиңгәнне ишеттек һәм гафу үтенәбез. Кызганычка без сезнең хакта начар фикердә идек” диделәр. Бу минем беренче җиңүем”, ди ул.

Беренче җиңүгә ирешкәнче алты еллап вакыт узылган. Назаров әйтүенчә, 2004 елны Владимир шәһәрендә аспирантураны тәмамларга барлыгы 3 ай калганда, милиция аны наркотик саклауда гаепләп урамда кулга ала.

Төрмәдәге кыйнауларга, янауларга карамастан ул гаебен танымый. Һәм үзенең исемен аклау өчен Русиянең төрле мәхкәмәләренә мөрәҗәгать итә.

“Урыс тикшерүчеләре гаепле итеп күрсәтергә тырышса да, мин моңа каршы тордым. Гаепсез икәнемә инану төрмәдәге котычкыч хәлләрдә түзәргә көч бирде. Ачлык, су җитмәү, башка бик авырлыклар күрдем. Укымышлы гаиләдә үсеп, аспиранттан шундый дәрәҗәгә төшүем өчен хурландым. Бер генә ятак булу сәбәпле, без 3-4 кеше кайвакыт чиратлашып йоклый идек”, ди ул.

Назаров кире Владимирга килергә тели


Назаровның мәхкәмә тыңлаулары эше 23 ай дәвам иткән. Прокурор аны 9 елга хөкем итәргә сораган, әмма гаебен тулысынча дәлилли алмаулары сәбәпле, ул 3 елга утыртыла.

Европа мәхкәмәсенең сүзчесе Трасей Турнер-Трез әйтүенчә, Назаров вакытлыча тоткарлау урыны шартларының начар булуын, тикшерү эшләренең озак дәвам итүен шикаять итеп Страсбургка мөрәҗәгать иткән.

“Мәхкәмә Русияне кеше хокуклары Европа конвенциясенең 3 һәм 5нче матдәләрен бозуын ачыклады. Һәм Назаровка зыян өчен 15 мең евро, ә барлык тотылган чыгымнар өчен 3 мең 500 евро түләү карарын чыгарды”, ди ул.

Назаровның адвокаты Михаил Овчинников мәхкәмә карарыннан канәгать булуын белдерде. Ул 90 көннән соң Назаров үзенең акчасын ала алыр дип өметләнә.

Таҗик егете төрмәдән 2007 елны азат ителгәннән соң туган иленә кайтып өйләнә. Хәзер алар кечкенә кызларын үстерә.

Әмма ул Владимирга килеп үзенең аспирантура эшләрен төгәлләргә тели.

Мигрантларны гаепләү кыен түгел

Гомумән алганда, Русиядә төрмәләрәргә барлыгы 3 мең 500 Таҗикстан ватандашы утыртылган. Аларның күбесе наркотик саклау яки сатуда гаепләнә.

Мәскәүдәге таҗик мигранты Сәит Боев чыннан да мигрантлар арасында әлеге эш белән шөгыльләнүчеләр булуын яшерми, әмма күп очракта гаепләүләр нигезсез, ди.
XS
SM
MD
LG