Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пермьдә янгында йөздән артык кеше үлгән


Пермьдәге “Хромая лошадь” күңел ачу үзәгендә чыккан янгын нәтиҗәсендә корбаннар саны 113rә җитте. Янгын бәйрәм вакытында оештырылган фейерверк очкыныннан чыккан. Күңел ачу үзәге җитәкчеләре кулга алынган. Русиядә дүшәмбе - матәм көне дип игълан ителде.

Шимбәгә каршы төндә, сәгать 1:08дә янгын хезмәтенә Пермь үзәге Куйбышев урамындагы “Хромая лошадь” кафесында ниндидер шартлау булганы һәм зыян күрүчеләр барлыгы хәбәр ителә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, кафеда ут таралмаган булса да, бөтен җирне төтен басканы күзәтелә.

Пермьдәге күңел ачу үзәгендә янгын
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:21 0:00


Хокук саклаучылар әйтүенчә, янгын түшәмнән башланган. Клубның туган көне уңаеннан уздырылган кичәдә, фейерверкның ут чаткылары түшәмгә элеп алган. Шунда ук электр чыбыгы да булган һәм бина бик тиз янып китеп, эчтә ут сүнгән.


Аптырашта калган кешеләр чыгу өчен ишек янына ташланган. Ишек ике кеше генә сыярлык бик кечкенә булу сәбәпле, төрткәләш, кысылыш башланган.

Арткы ишектән исә “Хромая лошадь”ның хезмәткәрләре чыгарылган. Алар кешеләргә ярдәм итәргә тырышкан, әмма барысын да коткарып кала алмаган. Кешеләрнең күбесе нәкъ төтеннән тончыгып үлгәне әйтелә.

Күңел ачу үзәгеннән чыгарылган 139 кеше хастаханәгә озатылган. Барлыгы 35 ашыгыч ярдәм машинасы килгән.


Янгын урынында Пермь краендагы Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, прокуратураның тикшерү комитеты, ФСБ эшли.

Инде “Ике һәм күбрәк кеше үлеменә китергән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу” нигезендә җинаять эше ачылган.

Клуб оештыручыларының берничәсе кулга алынган.
XS
SM
MD
LG