Accessibility links

Климат үзгәрүгә багышланган җыен башланды


7 декабрьдә Дания башкаласында 192 илнең вәкиле катнашында климат үзгәрүгә багышланган җыен ачылды. 12 көн барачак бу җыенда дөньяның җылынуына каршы тору юллары тикшереләчәк. Галимнәр, тиешле чаралар күрелмәсә, бу җылыну аркасында киләчәктә төрле казалар, су басулар, давыллар булырга мөмкин, дип кисәтә.

Берләшкән милләтләр оешмасы оештырган әлеге җыен Дания балаларының җырлавыннан башланып китте. Күрәсең, оештыручылар балалар тавышы белән киләчәккә өметне чагылдырырга теләгән.

192 илдән килгән делегат 12 көн буена дөньяда япма газларны киметү юлларын тикшерәчәк. Бу чараның әһәмиятен азсызыклап, киләсе атнада аларга 100ләп илнең җитәкчесе кушылырга җыена.

Җыенда шулай ук төрле фәнни һәм хөкүмәттән бәйсез оешмалардан 15 меңләп күзәтүче катнаша.

Дания премьер-министры Ларс Локке Рассмуссен, җыенны ачып, делегатлар алдында торган мәсьәләнең җитдилегенә басым ясарга тырышты:

“Алдагы ике атнада без сәясәттә иң кыен эшне башкарырга тиеш булачакбыз – киләчәк проблемнарны кисәтү өчен авыр ләкин кирәкле карарлар кабул итәргә.”

3ºC куркыныч киртә

Копенһаген урамында боз сыннары
Берләшкән милләтләр оешмасының галимнәр төркеме, алдагы дистә елларда уртача температура 3 градуска артса, бу аяныч нәтиҗәләргә китерәчәк, дип кисәтә. Иң яман фаразларга күрә, котыпта бозлар эрү аркасында, диңгезләрдә су күтәрелеп, яр буендагы шәһәрләр су астында калырга мөмкин. Моннан тыш төрле урыннарда көчле давыллар, корылык көтелә.

Дөнья җитәкчеләре төп мәсьәләдә, уртача температураны 2 градустан да күбрәк арттырмаска дигән мәсьәләдә, килеште дияргә була. Тик менә бу максатка ирешү юлларына килгәндә, әлегә ачыклык юк.

Җылылык артуның төп сәбәбе саналган күмер газлары нигездә сәнәгать эшчәнлегеннән килә. Бу эшчәнлек икътисади үсеш белән бәйле.

Копенһаген җыены алдыннан күп кенә илләр күмер газын киметергә вәгъдә итте. Шул исәптән, бу газны иң күп чыгаручы саналган Кушма Штатлар белән Кытай да.

Ләкин, һәр ил киметү күләмен үзенчә саный һәм артык зур йөкләмәләр алырга теләми. Ярлы илләр чистарак технологиягә күчү өчен бай илләрдән ярдәм сорый.

Өмет бар

Копенһаген һава аланында реклам шигаре
Шулай да, җыенны оештыручылар уңай нәтиҗәгә өметләнә. БМОның климат өчен җаваплы рәсмие Иво де Бөр сүзләренчә, моңарчы беркайчан да бу кадәр күп илнең берьюлы вәгъдә биргәне булмаган.

Копенһаген җыены белән дөньяда кызыксыну зур. Дүшәмбедә төрле илләрдә чыга торган 56 абруйлы басма үз җитәкчеләрен БМО тәкъдим иткән чараларны хупларга өндәп уртак мөрәҗәгать бастырды.

Якшәмбедә 450ләп делегат, БМО рәсмиләре һәм журналистлар күмер газын киметү ниятләрен күрсәтеп, Копенһагенга Брюссельдән машина белән киләсе урынга терәнгә утырып килде.

Әмма Копенһагенның үзендә күп кенә делегатлар купшы лимузиннарга утырып йөри. Күзәтүчеләр фикеренчә, бу да иске гадәтләрнең көчле һәм алда торган максатларның авыр икәнен күрсәтә.

Копенһаген җыены 18 декабрьгә кадәр эшләячәк.
XS
SM
MD
LG