Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клубка йөрүчеләр үз тормышы өчен курка


Төнге клубларда гадәттән тыш хәлләр ешая. Халык арасында бәйрәм көннәрен исән-имин, куркынычсыз үткәрүгә икеләнүчеләр күп. Бәйрәм итүчеләр белән шыгрым тулы күңел ачу һәм җәмәгать урыннарында фаҗигаләр кабатланмас дигәнгә беркем дә гарантия бирми.

Янгын чыгу ихтималы булган урыннарның «кара исемлеге» төзеләчәк.

Яңа ел алдыннан, халык гирлянда, фейерверк шартлатып күңел ачкан вакытта Чаллы һәм Пермьдә булган вакыйгалар аеруча бик күпләрне хафага салды. Илсур Метшин карары нигезендә Казанның янгын курынычсызлыгын тикшерергә тиешле урыннар исемлеге төзеләчәк. Казанның янгын булдырмауны күзәтүче идарәнең баш инспекторы Сергей Сергеев әйтүенчә, беренче чиратта төнге клублар, театр, кинотеатр, халык күп җыелган урыннар тикшерелергә тиеш.

“Беренче чиратта төнлә эшли торган урыннарны янгын куркынычсызлыгын тикшерәбез, Шулай ук пиротехник әйберләр сату оешмаларын, Яңа ел чаралары үткәреләчәк урыннарны тикшерү астына алабыз. Балалар өчен чыршы бәйрәме үткәреләчәк балалар бакчасы һәм мәктәпләргә аерым игътибар кирәк”, ди Сергей Сергеев.

Кайбер оешмалар махсус исемлеккә кертеләчәк. Янгын куркынычсызлыгы саклау тәртибләрен бозган оешмаларны аерым тикшерү астына куячаклар, ди янгын булдырмауны күзәтүче идарәнең баш инспекторы.

Яшьләр куркуга төште

Төнге клубларга йөрүне урта һәм өлкән буын хуп күрмәсә, яшьләр күңел ачу һәм атна ахырында ял итүнең бу юлын якын күрә иде.
Эльвира атна саен диярлек Казан клубларына йөрүче кызларның берсе. Калага ул башка шәһәрдән килгән, монда әти-әнисеннән аерым яши. Клубта тәртипсезлекләр бар дисә дә, студент кыз һәр җомга яки якшәмбедә дус кызлары белән җыелып Казанның текә клубларына йөри.

Казан клубларына йөрүче Эльвира
“Мин төнге клубларга йөрергә яратам, ял көне өйдә утырасы килми бит. Дус кызлар белән җыелып, күңел ачып, биеп кайтабыз. Әлбәттә, анда һәр кызның кулында тәмәке, спиртлы эчемлек. Узган атнада җомга көнне бардым, барлык кызлар да диярлек исерек йөри. Бәдрәф бүлмәсендә кызлар тарта, шунда ук спиртлы эчемлекләр эчә, аунап яткан кызларны да күреп була. Кайвакыт шаккатам. Наркотик матдәләр тарату да монда ачык дияргә мөмкин”, ди клублар тормышы турында Эльвира.

Соңгы вакыйгалардан соң, әнисе аны клубларга җибәрмим дигән карар кылган.

“Әниләр минем клубка йөрүне болай да хуплап бетерми иде. Ничәдә кайтуыма да карамастан, мин аңа шылтыратырга тиеш. Клубларда булган вакыйгалардан соң әти-әнием миңа башка бармавымны үтенде”, ди Эльвира.

Интернет сәхифәләрдә яшь кешеләр Пермьда булган фаҗига турында фикер алыша, барысы да үз тормышы өчен курка.

- Мин башка төнге клубларга бармыйм. Янгын булса, безне коткара алуларында ышанмыйм, дип яза “Живой журнал” сәхифәсендә Казанда яшәүче Алсу.

- Шимбә көнне клубка барган идем, иртән әни шылтыратып, башка җибәрмим дип әйтте. Мин шокта. Аннары Пермьда булган фаҗига сурәтләрен күрдем. Әлбәттә, уйландыра, дип язган Александр.
XS
SM
MD
LG