Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыш сугышы: татарга каршы татар


Фин солдаты совет шпионы дип шикләнелгән кешегә корал төбәгән, Rukajärvi, 1942 ел (фин армиясе архивыннан)
Фин солдаты совет шпионы дип шикләнелгән кешегә корал төбәгән, Rukajärvi, 1942 ел (фин армиясе архивыннан)

Фин генералы ел саен мөселман татарлары зиратына килеп "кыш сугышы"нда шәһид киткәннәр һәйкәленә чәчәкләр куя. Финляндиядә туып үскән татарлар һәм совет тарафлы татарлар бер-берсенә каршы сугышкан.

Финляндия татарларының “Исламия” җәмгыяте рәисе Окан Дахер илнең бәйсезлек көне уңаеннан, президент сараенда уздырылган бәйрәмдә катнашкан. 1 мең 800 кеше, аерым алганда депутатлар, дипломатлар, галимнәр һәм башка мәртәбәле шәхесләр чакырылган бу чарада "кыш сугышы"ның 70 еллыгына да игътибар юнәлтелгән.

1939 елны Советлар берлегенең Финляндиягә һөҗүм итүен Һельсинкида яшәүче татарлар "кыш сугышы" дип йөртә.

“1939 елның 30 ноябрендә Һельсинкига совет очкычлары иртән бомбалар ташлый башлады. Без мөселман татарлары үз теләгебез белән әлеге "кыш сугышы"нда катнашырга теләк белдердек. Фин паспортыбыз юк иде, әмма без ихтыяри гаскәргә кердек”, ди Финляндия татар оешмасында ветераннар хәрәкәтен җитәкләүче Осман Габдраһим.

Әлеге сугыш 1940 елның мартына кадәр генә дәвам итсә дә, татарлар өчен шактый гыйбрәтле бер вакыйга. Чөнки фин ягыннан да, советлар ягыннан да катнашучылар арасында татарлар булган. Һәм алар бер-берсенә кара-каршы сугышкан.

Финляндия ягыннан кыш сугышында катнашкан Осман Габдраһим нәкъ ике туганның шунда очрашуын әйтә.

Осман Абдраһим Дәрдмәндне искә алу кичәсендә чыгыш ясый
“Газизләр нәселе бер мишәр авылыннан сугыш вакытында Мәскәүгә күчкән иде. Аларны совет гаскәренә алганнар. Финляндиядә сугыш вакытында алар монда фин гаскәрендәге икедән-ике туганы белән очраша”, ди ул.

Ике татарның ике якта капма-каршы сугышуы Зөлфәт Хәкимнең “Телсез күке” спектаклендә дә тасвирлана.

“Бу спектакльдә күрсәтелгәннәрнең барысы да чынбарлыкка нигезләнгән”, ди Габдраһим.

Аңа ул чакта әле 17 генә яшь булган. Советлар басып керүенә каршы сугышта катнашучы Финляндия татарларының да күбесе яшьләр булуын әйтә.

“Безне мылтык тотарга өйрәттеләр, аннары фронтка бардык. Советка каршы кышкы сугышта барлыгы 50дән артык Финляндия татары катнашты”, ди ул.

Әлеге кыш сугышында исә Финляндия татарларының унысы шәһид киткән. Алар арасында Османның абыйсы 26 яшьлек Хәсән дә булган.

“Советлар аны танктан атты. Кыш сугышы 1940 елның 13 мартында бетте, ә абыемны 6-сы үтерделәр”, ди ул.

Финляндия хөкүмәте фин ягында сугышкан татарларга аеруча хөрмәт күрсәтә икән. Чөнки азчылык халык буларак ике сугышта татарлардан 177 кеше катнашкан.

Татарлар ел саен зиратка барып шәһид киткәннәр һәйкәленә чәчәкләр куя, шулай ук чәй өстәле әзерләнә.

“Хәзер арабызда 28 ветеран яши, шуларның 5-се хатын-кыз”, ди Окан Дахер.
XS
SM
MD
LG