Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар оешмалары Казанга җыела


"Яшь татар лидеры" мәктәбе укучылары Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты
"Яшь татар лидеры" мәктәбе укучылары Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты

2009 ел тәмамланып килгәндә Русия төбәкләрендә эшләүче татар оешмаларының вәкилләре Татарстанга килә. Алар, Казан - татарның тарихи үзәге, рухи мәркәзе, таянычы, өмете, ди.

8-12 декабрьдә “Идел” яшьләр үзәге төбәкләрдәге яшьләр өчен “Яшь татар лидеры” мәктәбен үткәрә. 10 декабрь көнне Татарстан яшьләре форумы ачыла. 11-13 декабрьдә Бөтендөнья татар конгрессының 2009 ел йомгакларына багышланган җыелышы узачак. 4-6 декабрь көннәрендә үткән беренче керәшен яшьләре форумы да Удмуртия, Башкортстан республикаларыннан, Чиләбе өлкәсеннән керәшен яшьләрен Казанга җыйган иде.

Татар лидерлары Казанда тәрбияләнә

“Яшь татар лидеры” мәктәбен Татарстанның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Русия татарларының федераль милли-мәдәни мохтарияте, “Идел” яшьләр үзәге оештыра. Әлеге чара быел беренче тапкыр гына үтә. “Яшь татар лидеры” мәктәбен оештыруның төп максаты – татар яшьләре оешмаларында эшләүче җитәкче лидерларны барлау, аларга ярдәм итү, киләчәктә үзләрен күрсәтү һәм үсү өчен шартлар тудыру.

“Идел” яшьләр үзәге хезмәткәре Ләйсән Төхвәтуллина әйтүенчә, лидерлар әзерләү мәктәбен ачуга яшьләр үзләре теләк белдергән. “Яшь татар лидеры” мәктәбенә Русиянең 25 төбәгеннән 30 делегат килгән.

“4 көнгә каралган чарадагы программа кысаларында яшьләрнең белемнәрен арттыру өчен лекция, гамәли дәресләр, түгәрәк өстәл, диспутлар үткәреләчәк. Шулай ук төп эшчәнлек төбәкләрдәге татар яшьләре оешмаларына методик һәм гамәли ярдәм күрсәтүгә юнәләчәк.Һәрберсенә “Яшь татар лидеры” мәктәбен үтүе турында дәүләт таныклыгы тапшырачакбыз”, ди Ләйсән Төхвәтуллина.

Күреп торуыбызча, оештыручылар мәктәпкә татар яшьләренең иң асылларын гына җыйган. “Безнең уйлавыбызча, чын лидер яшь татарларны үз тирәсенә җыя, берләштерә алырга тиеш. Шуңа күп кеше җыеп тормадык”, дип сөйли Төхвәтуллина.

“Яшь татар лидеры” мәктәбен оештыручылар фикеренчә, башка лидерлар белән чагыштырганда татар лидерларына җаваплылык күбрәк. Аларга татарлыкны саклау миссиясе дә йөкләнгән. Лидерлар әзерләү мәктәбе дә шуны истә тотып үткәрелә.

Без булдырабыз!

10-11 декабрьдә Казанда Татарстан яшьләре форумы уза. Форум кысаларында “Яшьләр сәясәтен тормышка ашыру максатында дәүләтнең һәм гражданлык җәмгыятенең институтлары арасында хезмәттәшлек” дигән темага конференция үткәрелә. Җыенда сәясәт, мәгариф, мәдәният, социология белгечләре, яшьләр белән эшли торган оешма җитәкчеләре, студентлар, аспирантлар катнаша. Татарстан яшьләре форумы “Без булдырабыз!” дигән өндәмә астында уза.

Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, форумны оештыруда Татарстан хакимияте генә катнашмый. Русиянең спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, Русиянең Дәүләт Думасы каршындагы яшьләрнең иҗтимагый пулаты да ярдәм кулын суза.

Татар конгрессы елга йомгак ясый

11-13 декабрьдә Татар конгрессы еллык утырышка җыела. Анда Русия төбәкләрендә эшләп килүче бөтен татар оешмалары катнаша.
11 декабрь көнне “Казан” милли-мәдәни үзәгендә “Казан сөлгесе” күргәзмәсен ачу, “Татар эшмәкәрләренең халыкара берлеген” оештыру каралган. “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Чуашстан милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдиновның иҗат кичәсе үткәрелә. Шул ук көнне Русия татарларының федераль милли-мәдәни мохтариятенең дә еллык утырышы була.

12 декабрьдә җирле милли оешмаларның һәм татар конгрессы комиссияләре утырышы көтелә. Кичен кунаклар Камал театрында шагыйрь Дәрдмәнднең 150 еллыгына багышланган тантаналы кичәдә катнаша.
XS
SM
MD
LG