Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан вузлары ришвәтчелеккә каршы чыкты


Быел 11 ай эчендә Казан югары уку йортларында 124 ришвәт алу очрагы ачыкланган. Эчке эшләр министры урынбасары Рафаил Гыйльманов әйтүенчә, ай саен университетларда укытучыларны ришвәт алганда тоталар.

Русиядә президент Медведев карары нигезендә ришвәтчелеккә каршы яхшы эш алып барыла диләр. Күп сөйлиләр, әмма эшләр сүздә генә кала кебек. Һәрхәлдә Татарстанда коррупция мәсьәләсендә үзгәрешләр күренми ди эчке эшләр министры урынбасары Рафаил Гыйльманов.

“Канун бозу, кузгатылган җинаять эшләре саннарына караганда, коррупция белән бәйле җинаятьләр кимемәде, башка еллардагы кебек, бу җәмгыятьнең иң зур кайгысы булып кала”, ди Рафаил Гыйльманов.

Казан дәүләт университеты ришвәтчелеккә каршы
Ә нәтиҗә һаман юк

Университетларда студентларның ришвәт бирүе укытучыларның акча алуына караганда мөһимрәк бәла, чөнки университет елларыннан ук ришвәтчелеккә күнеккән кеше хезмәтендә дә кемнедер сатып алачак, яки ул үзе акчага сатылачак дигән фикердә Рафаил Гыйльманов.

“Соңгы елларда уку йортларында актив рәвештә ришвәтчелеккә каршы аңлату эшләре алып барыла. Шулай да моңа бәйле җинаятьләр кимеми, ай саен бер ришвәт алу очрагы ачыклана. Теләгән һәр студент университетларда ришвәт биреп имтихан ала ала, чөнки интернет сәхифәләрдә кайсы укытучы ничә сум акча алуына кадәр язылган. Ришвәт бирергә күнеккән студент киләчәктә дә бәладан чыгу яки акча эшләүнең бу юлын кулай күрәчәк. Ришвәтне дөрес алырга һәм бирергә ул инде психологик яктан әзер була”, ди Гыйльманов.

КДУда ришвәт белән ризалар да табылган

КДУда ришвәтчелеккә каршы чара
Коррупциягә каршы көн уңаеннан журналистика һәм социология факультетының PR белгечлегендә “13 нче штаб” дип аталган укучылар берлеге университеттагы ришвәтчелеккә каршы чыкты. Университетта “Белем акчага караганда кыйммәтрәк”, “Белем һәрвакыт синең белән. Ул акчадан мөһимрәк”, “Акчага акылыңны томаларга юл куйма”, “Ришвәтчелеккә юк дип әйт! Киләчәгең турында уйла” дигән язмалар эленгән. Журналистика бүлеге студентлары әзерләгән видеоязмалар КДУның һәр бинасында көне буе күрсәтелде. Чараны үткәрү өчен университет 200 меңнән артык акча бүлеп биргән.

Оештыручы студентлар лекция барышында аудиторияләргә кереп, ришвәтчелеккә каршы язылган шигарьләр укыды. Мондый чараларга каршы булган студентлар да табылган. Оештыручыларны хәтта кыйнарга теләүчеләр дә булган.

Акча тәме эче була ала

Ришвәтчелек белән көрәшүче комиссия Татар һуманитар университетында да оешкан. Комиссия җитәкче урынбасары, университетның проректоры Фираз Харисов һәрбер студент безгә үзенең профессорга булган ризасызлыгын, шелтәсен белдерә ала ди.

Казан дәүләт университеты ришвәтчелеккә каршы
“Безнең үзебезнең махсус телефон номерыбыз бар. Алар һәрбер вузда бар, факультетларга йөргәндә без бу мәгълүматны студентларга әйтәбез. Әлбәттә, бу эш аноним рәвештә алып барыла. Мөрәҗәгать иткән очраклар еш була, без ул хәбәрләрне тикшерәбез, бәхетебезгә каршы, исбатланган очраклар булганы юк. Шаяртып шылтырату күренешләре дә булгандыр”, ди Харисов.

Комиссия күптән эшләп килсә дә, күз белән күрерлек, тотып карарлык нәтиҗәләр юк. Комиссия җитәкчесе урынбасары ришвәт университетларда киң таралганын яшерми, безнең максат күбрәк аңлату эшләре алып баруга юнәлгән ди ул.

“Беренче чиратта аңлату эше алып барырга кирәк. Чөнки акча дигән әйбер күп кешене кызыксындыра. Ничаклы хезмәт хакы алуга да карамый инде ул. Югарымы, түбән хехмәт хакы алып эшлиме ул, тәмен бер татыгач, безнең университетлардагы кайбер хезмәткәрләр бу эш белән мавыга. Зачет, имтихан “бәяләре” барысына да билгеле. Студентларга белемнең “кыйммәтлерәк” булуын аңлатырга кирәк”, ди Фираз Харисов.

КДУ университетында “иң яхшы мәдәни чараларны оештыручы” исеме алган Вероника Абрамова, университетта уку дәверендә ришвәт бирү уема да килмәде, әти-әнием алдында моны түбәнчелек дип саныйм ди ул.

“Күп студентларның әти-әнисенә акча авырлык белән килә, ул акчалар ярдәмендә имтихан сатып алып шәхес өчен оят булырга тиеш”, ди Вероника.
XS
SM
MD
LG