Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Туган телеңне белү гадәти булырга тиеш”


Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев Татарстан яшьләре форумында, туган телне көчләп өйрәтү дөрес түгел, аны белү табигый, гадәти бер күренеш булырга тиеш дип белдерде. "Туган тел – ул әниләр теле, ә без бит үз әниләребезне яратабыз", диде ул. Әмма чыгышын урысча ясады.

10-11 декабрьдә Казанда Татарстан яшьләре форумы уза. Чараны Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы, Русиянең спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, Русиянең Дәүләт Думасы каршындагы яшьләрнең иҗтимагый пулаты оештыра. Форум Татарстанда алып барылган яшьләр сәясәтенең 15 еллыгына багышлана. Яшьләр җыенында республика җитәкчесе Миңтимер Шәймиев тә катнашты.

Татарстанда 2010 ел "Укытучы елы" булачак. Шәймиев форум делегатларына укытучы елының эмблемасын ясарга тәкъдим итте. Махсус бүләк тә бирәчәкләрен әйтеп китте. Форумда демография турында да сүз булды. “Балаларны күп табарга кирәк, һәрвакыт кайда яшим икән дигән мәсьәлә туып торсын”, ди Шәймиев

Миләүшә авылны коткарырмы?

Республиканың “Аграр яшьләр” берлеге җитәкчесе Миләүшә Төхвәтова фикеренчә, авыл һәм шәһәр яшьләре арасында аерма зур. Хәзерге вакытта авыл җирендә 15-тән алып 30 яшькә кадәр булган 195 мең 200 кеше яши икән. Авыл яшьләренә теләкләрен тормышка ашыру өчен шартлар булдырылырга тиеш, диде Миләүшә.

Төхвәтова сүзләренчә, “Аграр яшьләр” берлегенең авылны күтәрүгә юнәлдерелгән программасын тормышка ашыру өчен оешма вәкилләрен авыл җирлегенә җибәрергә кирәк. Аннан яшьләр җирле үзидарәләргә депутат булып сайланырга тиеш.

“Авыл яшьләре туган телен олылап, өлкәннәрне зурлап, алган белемнәрен тиешле дәрәҗәдә кулланып яшәсен”, ди Миләүшә Төхвәтова.

Татарстан президенты әлеге проектны Миләүшә дип атарга тәкъдим итте. Бәлки, Миләүшә плүс дип тә өстәргә кирәктер, ди Шәймиев.

Арчада өч телдә сөйләшәләр

Миңтимер Шәймиев ике көн элек Арча районында булып кайткан. Аны музейда Ирина исемле кыз татар, урыс, инглиз телләрендә сәламләгән. Президент башта кыз махсус әзерләнгән дип уйлаган. Әмма Иринаның дуслары да шундый икән.

“Телне өйрәнү өчен без сезгә шартлар тудырырга, башкаларга ныклы көндәш була алырлык белем бирергә тиеш”, ди Шәймиев.


Форумда Казан дәүләт университетына федераль университет статусы бирелү, Универсиаданың Казанда үтүе кат-кат искә алынды. Җитәкчеләр фикеренчә, болар барысы да яшьләр үсешенә ярдәм итәчәк.

Биләр – галимнәр үзәге


Татарстан яшьләре форумында татар оешмалары да катнашты. “Сәләт” проектлары лидеры, яшь галим Тимур Сөләйманов “Селигер” җыены кебек чараны Татарстанның Биләр шәһәрендә үткәрү кирәклеге турында белдерде. Анда яшь галимнәр җыелыр, Биләр – яшь галимнәр шәһәренә әйләнер иде, ди Сөйләманов.

Ел саен әлеге шәһәрдә “Сәләт” лагерының “Биләр” фестивале үткәрелә. Бу зур җыенга җирлек бар дигән сүз.

Татар кызы Русия ватандарлыгын кайгырта


Форумда яшь журналистлар исеменнән Алсу Сәедова чыгыш ясады. Аның фикеренчә, массакүләм мәгълүмат чаралары яшьләр арасында патриотизм тәрбияләү белән шөгыльләнми. “Ни өчен газетларда ватанны саклау, ярату, үз теләкләре белән хәрби хезмәткә китүчеләр, сугыш геройлары турында язмыйлар?”, ди ул.

Татарстан президенты исә “танылу өчен җинаять кылырга кирәк. Башкача булмый”, дип әйтеп куйды. Гомумән, форумда патриотик тәрбия, ватанны ярату турында күп сөйләнде. Илне кадерләсәң генә ул сине ярата башлый, диелде Татарстан яшьләре җыенында.
XS
SM
MD
LG