Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ислам оешмаларында берләшү барамы?


Узган шимбәдә Русиянең өч Ислам оешмасы үзара берләшүгә багышланган беренче очрашуларын Уфада уздырды. Русия ислам оешмаларын берләштерү мәсьәләсендә дин әһелләренең фикерләре төрле.

Мөфти Тәлгать Таҗетдин тәкъдим иткән һәм башка мөфтиләр теләктәшлек белдергән берләшү турындагы сөйләшүләр 10 декаберьдә Мәскәүдә дәвам итәчәк дигән хәбәрләр дә булган иде. Ләкин бүген Мәскәүдә әйтеп үтелгән очрашу түгел, әлегә Русия мөселман оешмалары берләшүенә ерак мөнәсәбәттә булган, ләкин мөселманнарны бик нык кызыксындырган «Русиядә Ислам финанславының үсеш перспективалары» дигән темага халыкара конференция узды.

Ә менә ул конференциядә Русиянең ислам оешмаларын берләштерү киңәшмәсендә катнашкан дин әһелләребез дә бар иде.

Без Уфада, киңәшмәдә катнашкан Арслан хәзрәт Садридан берләшү турында өстәп тагын ниләр әйтә аласыз дигәнгә, ул бу сорауны җавапсыз калдырып, әлегә бер генә сүз дә әйтә алмыйм. Бу хакта сөйләшүләр башланды гына әле, диде.

Саратав мөфтие Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов та «Берләшү кирәк, ләкин әлегә бернәрсә дә әйтә алмыйм, ул турыда сөйләшү 16 декаберьдән соң мөмкин булачак», дип белдерде.

Ә менә Русиянең мөфтиләр шурасының тышкы эшләр департаменты бүлеге җитәкчесе Рушан хәзрәт Әббәсов бу хакта матбугатта күренгән мәгълүматларга әлләни яңалык өстәмәсә дә: «Берләшү темасы барлык мөселманнар да көтеп алган нәрсә. Бу бер көндә генә хәл ителә торган әйбер түгел. Бу турыда сөйләшүләр дәвам итәчәк», диде.

Шулай да бу хакта күбрәк мәгълүматны Уфадагы киңәшмәдә катнашкан Ислам мәдәни үзәге җитәкчесе Әбдель-вахит Ниязов әйтте:

«Берләшү күптән кирәк иде инде. Без моңар каршы түгел. Ләкин кайберәүләрдә башлап йөрүченең Тәлгатъ Таҗетдин булуы гына ниндидер ышанмаучанлык тудыра. Ләкин аның бу турыда президентка да нигезләмә биреп язган хаты, Корбан бәйрәмендә берләшү турында сөйләгән сүзләре - бу эшләр җитди юлга куелганны күрсәтә.

Әлегә Питербур мөфтие белән Астерхан мөфтие гомумән мондый берләшүләргә каршылык белдерделәр. Үзәк мөфтиятнең үз эчендә дә каршылар бар. Русиянең мөфтиләр шурасында берләшүгә каршылар юк дисәк тә була. Бары тик Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый, берләшүгә каршы булмаса да, бу эшне башлап йөрүче Тәлгатъ Таҗетдин булганга ниндидер шикләнү белдерә», диде ул.

Шулай ук Абдель-вахит Ниязов болай дип тә өстәде. «Кичә генә Кавказ мөфтиләрнең утырышы булган. алар бертавыштан берләшү ризалыкларын белдергәннәр. Безне бу гаҗәпләндерде. Чөнки Кабарда-Балкар мөфтие баштарак бу берләшәүгә каршы иде», дип белдерде Ниязов.

Ислам оешмаларының берләшүе турында сүз чыгуга, үзен ислам эксперты дип таныткан, Мәскәүнең лингвистика университеты доценты Роман Силантьев, тиз арада матбугат очрашулары уздырып, дин башлыклары үзара килешүгә килә алмаячаклар дип күрәзәлек итә. «Мондый тәкъдим белән Тәлгатъ Таҗетдин беренче тапкыр гына чыкмый инде. Ләкин һәрвакытта да үзенең оппонентларын матур булмаган сурәттә тасвирлый. Хәзерге вакытта оешмалар арасындагы упкын бик тирән, һәм аны тиз генә төзәтеп булмаячак», дип белдергән Силантьев.

Нинди генә сүзләр булмасын, Русиянең мөселман дини оешмалары берләшү турындагы фикер алышуларны Мәскәүдә шушы көннәрдә дәвам итәчәкләр.
XS
SM
MD
LG