Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Акчаң юк икән, фатир җиһазы белән түлә”


9 декабрь көнне Рәфис Кашаповка Чаллының мәхкәмә приставлары 5 көн эчендә 82 мең сум акча түләү турында карар тоттыралар. Әлеге 82 мең сум Кашаповка 2003-2004 елларда гаепсез рәвештә төрмәдә утырганда, психбольницада яткырганда тотылган чыгымнар өчен бирелгән иде.

Мәхкәмә карары белән быелның октябрь аенда мәхкәмә бу акчаны кире алу турында яңа карар чыгара. Рәфис Кашапов бу акчаны 5 көн эчендә түли алмаса, фатирындагы җиһазлар, башка мөлкәте кулга алыначак икән.

“Бу көннәрдә Фәүзия Бәйрәмова һәм Дамир Шәйхетдингә карата мәхкәмә эшләре бара. Чаллы ТИҮе аларны яклап, төрле чаралар үткәрә. Мәхкәмә приставларының шулай тиз хәрәкәт итүләрен шуның белән аңлатам”, ди Рәфис Кашапов.

Әлбәттә, притсавлар таләп иткән 82 мең сумны кире кайтарып, җиңел генә котылу юлы бар бит. Кашапов мондый юл белән ризалаша, “ләкин, мондый акча булса, мин аны хәзер үк илтеп бирер идем. Ә миндә барлыгы 14 мең сум акча бар. 4-5 мөн эчендә бу сумманы табу мөмкин түгел. Бизнестагы элекке дусларының, аркадашларымның да хәлләре авыр. Кризис аларга да сукты”, ди ул.

Чаллыдагы татар милли хәрәкәте җитәкчеләре Фәүзия Бәйрәмова, Рәфис Кашапов, “Азатлык” татар берлеге рәисе Дамир Шәйхетдин яңа 2010 ел алдыннан хөкем ителү, мөлкәтне тартып алу вәзгыятендә калдылар.
XS
SM
MD
LG