Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татарлар дәүләти дәрәҗәдә яшәргә тиеш”


Татар конгрессында татар милләтенең үсеш стратегиясен эшләү комиссиясе җитәкчесе Дамир Исхаков Татарстан белән Башкортстан татарлары дәүләти дәрәҗәдә яшәргә тиеш дип саный. Татарларны Русия күләмендә үстерү программасы һаман әзер түгел, аны төбәкләрдә эшләтеп җибәрү дә хыялда кала.

11-13 декабрьдә Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты киңәйтелгән еллык утырышын уздырды. Татар милләтенең үсеш стратегиясен эшләү комиссиясе дә еллык эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Комиссия Русия дәрәҗәсендә татарларны үстерү программасын төзергә кирәклекне искәртә. Әмма эшләр сөенерлек түгел. Комиссиянең җитәкчесе Дамир Исхаков сүзләренчә, бу эшкә дәүләт игътибар бирми.

Башкортныкы бар, татарныкы юк

“Документ ике өлештән тора. Аның беренчесе гомумтеоретик, икенче өлеше конкрет адымнар, кая таба юл тоту турында. Без соңгы вакытларда программаның беренче өлеше белән бик нык эшләп карадык. Бу темага 7 китап чыгарылды. Билгеле, моның белән Фәннәр Академиясе шөгыльләнергә тиеш. Дамир Исхаков һәм аның янындагы 4 кеше генә моны эшләп бетерә алмый. Бу программа академиянең эш планына кергән. Киләсе елда аның вакыты бетә инде, әмма эшләүчеләр бик аз. Шушы эш белән шөгыльләнгән этнологик мониторинг үзәген ябарга да җыеналар. Бу ситуациядә әлеге эшне тиз генә алып китеп була дип уйламыйм.

Әгәр күршеләргә карасак, Башкортстанда башкортларны үстерү программасы 1996 елда ук эшләнде. Анда бөтен дәүләт структурасы катнашты. Бездә ни өчендер дәүләт ул эшләрдән читтәрәк калып килә. Димәк, акча программга акча бүленеп бирелми дигән сүз. Әгәр дә без иҗтимагый рәвештә бу программның нигезен булса да эшләсәк, бу эшкә безнең хөкүмәт тә алыныр иде дип уйлыйм. Чөнки сүз бөтен Русиядәге татарларны үстерү турында бара”, ди Исхаков.

Төбәк җитәкчеләре программны эшләтеп җибәрергә теләми


Татар милләтенең үсеш стратегиясен эшләү комиссиясе быел Русия төбәкләрендә әлеге программаны эшләргә тырышып караган. Әмма төбәкләрдә интелектуаль көчләр аз. Хакимиятләр мондый әйберне эшләргә теләми, ди Исхаков.

“Мин үзем хакимиятне аңлыйм. Чөнки ул вакытта татар мәсьәләсе, чишелмәгән проблемнар килеп туачак. Аннан Татарстан белән төбәкләр арасында элемтәләр дә ныклап булдырылмаган. Гади генә әйткәндә, татарны үстерү программын кемгәдер кушып эшләтәсең икән, моның өчен кемдер акча түләргә тиеш. Менә кем түли ул акчаны? Бу мәсьәлә хәл ителмәгән. Шуңа күрә быел төбәкләрдә алып барылган эш уңышлы булмады. Дөрес, программ уңаеннан анда эш алып барыла, әмма ул бик сүлпән”, ди комиссия җитәкчесе.

Мәхәллә яки дәүләт

Алай да төбәкләрдә программ эшләү эше алып барыла икән. Томск өлкәсендә мондый прогрмамм эшләнгән инде. Дамир Исхаков сүзләренчә, Төмән өлкәсендә дә программ әзерләнә.

“Һәрбер төбәктә хәл башкача. Татарлар күбрәк яшәгән, көчлерәк булган урыннарда аның характеры башка төрле. Анда мәктәп, сәяси эштә катнашып хакимияткә килү мәсьәләләре дә бар. Ә инде татарлар аз яшәгән урыннарда эшләрнең төп өлеше Сабантуйга кайтып кала. Аларның саклану урыны булып мәчет яки фольклор кала. Башка юллары бик күренми. Русия эчендә татарлар үсешенең ике моделе бар.

Татарлар аз яшәгән урында мәхәллә системасы бик әһәмиятле. Ул безнең инкыйлабка кадәр булган милли яшәү ысулы. Чынлыкта Пенза кебек өлкәләдә ул инде барлыкка килеп беткән. Әмма Татарстанда, Башкортстанда ул модел белән генә булмый. Чөнки биредә татарлар сәяси көч тә булып тора. Биредә татарлар дәүләти дәрәҗәдә яшәргә тиеш. Мондый мөмкинлек әле бүгенгә бар. Шуңа күрә мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйча үстерергә тырышырга тиешбез. Мәхәллә булып яшәү – ул милли-мәдәни мохтарият, ә икенчесе дәүләтчелек юлы белән яшәү. Бу ике система бер-берсенә кушылырга, ярдәм итәргә тиеш”, Дамир Исхаков.

Бүген татар нинди хәлдә?

Татар милләтенең үсеш стратегиясен эшләү комиссиясе җитәкче Исхаков татар милләте бүген үзенең нинди хәлдә булуы турында уйланырга, башкаларның ничек яшәве белән кызыксынырга тиеш. Татарларны үстерү программасы да шушы төшенчәләр, киләчәккә күзаллаулар тирәсендә эшләнер дип планлаштырыла.

Комиссия эшендә чит төбәкләрдән килүчеләр дә катнашты. Утырышта Томск, Пенза һәм башка өлкәләрдән вәкилләр булды. Пенза өлкәсе милли-мәдәни мохтарияты рәисе, Русиянең татар авыллары берлеге җитәкчесе Кязым Дибирдеев фикеренчә, татарлар Русиядә икенче санлы халык буларак үз хокукларын дауларга тиеш.

“Без Русиядә үзебезнең дәүләтебезне булдыра алмыйбыз. Әмма Дәүләт Думасында, Федераль Җыелышта, төбәк җитәкчелегендә, губернаторлар янында татар кешеләре булырга тиеш. Себер, Кырым, Казан татарлары, керәшеннәр бер сукмактан барырга, дәүләт дәрәҗәсендә үз хокукларын дауларга тиеш. Бюджет акчачы безнең телебезне, гореф-гадәтләребезне күтәрү өчен дә тотылсын”, ди Дибирдеев.

Комисия утырышында татарларның хакимият белән мөнәсәбәтләре, милли аң, татар спорты турында да фикер алышу булды. 2010 елда узачак халык санын алу мәсьәләсе дә тикшерелде. Чөнки сан алганда милләтеңне мәҗбүри күрсәтергә кирәк булмаячак. Шуңа массакүләм мәгълүмат аша татарларны милләтләрен үз куллары белән язарга өндәргә дигән карарга киленде. Әмма бөтен нәрсәнең дә акчага барып төртелүе дә истән чыгарылмады.
XS
SM
MD
LG