Accessibility links

Кайнар хәбәр

20 ел: тарих өчен аз, эш күрсәтү өчен күп


Бәйсезлек өчен көрәштә Түбән Кама милли хәрәкәт вәкилләре. 1990 еллның август ае
Бәйсезлек өчен көрәштә Түбән Кама милли хәрәкәт вәкилләре. 1990 еллның август ае

Татар милли хәрәкәтендә Түбән Кама шәһәре вәкилләре абруйлы урын алып тора. Алар ТатАЭСны төзетмәс өчен, Татарстанның дәүләт бәйсезлеге турында Декларация кабул итүгә зур өлеш керттеләр. Милли мәгарифне, татарның үзаңын үстерү һ.б. юнәлештә даими эшлиләр. ТИҮнең 20 еллык чарасында шундый фикерләр әйтелде.

Түбән Кама ТИҮнең юбилей чарасына “Аксакаллар шурасы”, “Иттифак” фиркасе, татар конгрессы, башка оешма вәкилләре дә килгән иде. Шәһәрнең иҗтимагый үзәк рәисе Хәлил Әюпов шушы чор эчендә башкарылган эшләрне хәтергә төшерде.

Аннан соң сүз алган профессор, Татарстан депутаты, Түбән Кама ТИҮнең беренче рәисе Азат Зыятдинов вафат булган милли хәрәкәт вәкилләрен тынлык белән искә алырга тәкъдим итте.
Азат Зыятдинов


Ул үзенең чыгышында төп юнәлешне мәктәпләр, балалар белән эшләргә бирергә чакырды. "Татарча бию, түбәтәй, башка милли киемнәр кию генә татарлыкны дәлилләми, телне белгән, халкына хезмәт иткән кешене татар дип, әйтә алам”, диде ул.

Яңалыклар башта урысча, аннан соң гына татарча

Рәшит Фәйзрахманов Түбән Камада татарча радионың 1990 елларда булуын, хәзер бетерелүенә, телевизордан татарча яңалыкларның 5-6 минут кына булып, анысының да урысча яңалыклардан соң бирелүенә борчылды.

Районда һәм шәһәрдә бердәнбер татарча газет булган “Туган як”ның тиражы 6000 данәгә калган. Түбән Каманың үзендә һәм районда 130 мең татар яши икән. "Әлеге газетта милли рухлы язма бастыру торган саен кыенлаша”, диде Фәйзрахманов.

Рәис Әхмәтша
Аксакаллар шурасының элекке әгъзасы Рәис Әхмәтша татар яшьләренә “Аулак өй” программасын булдырган. “Аулак өй” өчен бина алуда да башлап йөргән. “Ләкин “өй” озын гомерле булмый, аны сатып җибәрделәр, яшьләргә күңел ачу урынын бетерделәр”, ди Рәис әфәнде. “Иттифак” фиркасенең Түбән Кама бүлеге рәисе Равил Сәләхов Фәүзия Бәйрәмова һәм Дамир Шәйхетдинне якларга чакырды.

БТИҮ идарәсе әгъзасы Юныс Камалетдинов хуҗаларны 20 еллык белән котлады, шулай ук хөкемгә тартылганнарга теләктәшлек күрсәтергә, дигән тәкъдимен әйтте.

309нчы канунга каршы көрәш дәвам итәчәк

Түбән Кама язучылар оешмасы рәисе Фәтхулла Абдуллин, милли хәрәкәт вәкиле Раиф Галиев узган эшләрнең матур үрнәкләрен алып, хәзерге вакытта яңача эшләргә вакыт җитүен ассызыкладылар. Галиев, мәсәлән, “Муса Җәлилнең, Риза Фәхретдиннең дәвамчылары юк, шул борчый”, диде. Әлеге җыенда шәһәр хакимияте вәкилләре дә катнашып, чыгыш ясадылар.
Хәлил Әюпов


Монда Русия хакимиятенең 309нчы кануны буенча да зур сөйләшү булды. ”Бу канунны гамәлдән чыгару өчен көрәшне дәвам итәргә” дигән тәкъдим хупланды. Чыгыш ясаучыларның бик күбесе 1989, 1990 еллар башын милли көрәш еллары иде, һәм анда түбән камалылар зур өлеш кертте, дип бәяләделәр.

“20 еллык эшебезне уңай бәялибез. Замана катлаулы, алга таба да эшлисе эш күп. Безнең хәрәкәт өчен иң кискен вакытлар Ирек мәйданында, бәйсезлек Декларациясе, Конституция кабул итү, референдум чорлары булды. Монда татар халкының гасырлар буе җыелган омтылышы чагылыш тапты бит. Тарих өчен бу гаять әһәмиятле вакыйгалар”, диде “Азатлык”ка Түбән Кама ТИҮ рәисе Хәлил Әюпов.
XS
SM
MD
LG