Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кышкы салкыннарны ничек кичерәсез?


- Салкынны бик авыр кичерәбез. Катып үләрлек салкын. Иртән 33 градус иде. Бүген мәктәпкә укырга килмәгәннәр бик күп булды.

- Салкыннан чәй эчәбез лимон, имбир белән. Нинди җылы әйбер бар, шуны киябез инде.

- Машинаны кабызып булмый. Шәһәр транспортында йөрим.

- Норильски шәһәреннән дустым килгән иде. Бүген Казанда андагыдан да салкынрак дип, аннан алып килгән итекләрен киде.

- Рәхәтләнеп эшләп йөрибез, һава суларга да бик әйбәт. Кар булмавы, уҗымнарга, бар үсемлекләргә бик начар.

- Без төзелештә эшлибез, бик авыр кичерәбез, эшләп булмый.

- Без юбилейга барабыз. Чәчәкләр туңмас өчен, газетка төрдек. Бернинди дә суык тия алмас.

- Кибеттә төнгелеккә мичне сүндермибез. Иртән без килгәндә киоскта хәтта эссе булып тора.

- Без әни янына Иркутскидан кунакка килгән идек. Анда көндез -35 градус, ә төнлә минус 60 градус диделәр. Монда безгә әйбәт, бик рәхәт.

- Миңа плащ киеп йөрергә туры килә. Кышкы пальто белән тунымны күршем урлап колхоз базарына илтеп сатып, эчте. Элекке елларда кышны шушы плащ белән чыктым.Быел ничек булыр.

- Түбән Камадан командировкага килдем. Басуда кар бик аз. Болай булса, уҗымнарның, алмагачларның туңуы мөмкин. Кинәт һаваның суытып җибәрүе, ничектер гадәти түгел.
XS
SM
MD
LG