Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клинтон “принципиаль прагматизм” сәясәтен игълан итте


Һиллари Клинтон
Һиллари Клинтон

АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон президент Барак Обама идарәсе дөньяда кеше хокукларын кайгырту сәясәтен дәвам итәчәк, ләкин бу сәясәт “принципиаль прагматизмга” нигезләнәчәк дип белдерде.

АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон дүшәмбе Вашингтонда Джорджтаун университетында XXI гасырда кеше хокуклары дигән темага чыгыш ясады. Клинтон Американың бу өлкәдә максаты кеше хокукларын чынбарлык итү дип билгеләде:

“XXI гасырда кеше хокуклары өлкәсендә безнең максат кеше хокукларын чынбарлык итү. Башлап, кеше хокуклары мәсьәләсенә киңрәк карау кирәк. Әлбәттә, кешеләр золым, җәзалау, эзәрлекләүдән, җитәкче тарафыннан төрмәгә утыртылу, юкка чыгарылу куркынычыннан азат булырга тиеш. Ләкин алар шулай ук мохтаҗлык басымыннан да азат булырга тиеш. Азык-төлек, сәламәтлек, уку һәм тигез булу мохтаҗлыкларыннан.”

Клинтон сүзләренчә, Обаманың кеше хокуклары өлкәсендә фәлсәфәсе Кытай һәм Русиядәге кеше хокуклары торышына карата мөнәсәбәтендә чагылачак.

Соңгы вакытта кайбер хокук яклау төркемнәре, хәтта кайбер конгрессменнар да, Ак Йортка Кытай белән артык йомшак эш итүе өчен күп кенә тәнкыйть белдерде. Аерым алганда, Обаманың Пекин сәфәренә кадәр Далай Лама белән очрашмау карары тәнкыйтькә тартылды.

Клинтон сүзләренчә, Кушма Штатлар Кытай һәм Русия белән кеше хокуклары өлкәсендә бик нык үлчәп эш итәчәк, чөнки бу илләр корал чикләү һәм дөнья кризисыннан чыгуда мөһим урын алып тора:

“Принципиаль прагматизм сәясәте бигрәк тә Кытай белән Русиягә карый. Алар белән хезмәттәшлек итү дөнья икътисадын савыктыру, корал чикләү, шулай ук, Төньяк Корея, Иран һәм климат үзгәрүе кебек мәсьәләләрдә бик мөһим.”

Эчкерсез сөйләшү

Берүк вакытта Клинтон Кушма Штатлар Пекин һәм Мәскәү белән андагы кеше хокуклары торышы турында эчкерсез сөйләшүен дәвам итәчәк дип вәгъдә итте.

Клинтон сүзләренчә, Вашингтон Кытайда тибетлылар һәм уйгырларның хокукларын танырга, дин һәм сүз иреклеген тәэмин итәргә чакыруын дәвам итәчәк.

Русия җитәкчеләренә дә хөкемсез калдырылган сәяси активистлар һәм журналистларның үтерелү эшләре турында уңайсыз сораулар куюын дәвам итәчәк.

Бу Кушма Штатлар кеше хокукларын бозган хөкүмәтләр белән эш итмәячәк дигәнне аңлатмый. Клинтон сүзләренчә, Вашингтон бу илләр белән “уртак мәнфәгатьләр” өлкәсендә эшләвен дәвам итәчәк.

Кеше хокуклары өчен көрәшү һәм илнең мәнфәгатьләрен алга сөрү бер-берсенә каршы килми, диде ул. Клинтон сүзләренчә, Вашингтон бу ике юнәлештә дә яңа алымнар куллануын дәвам итәчәк.

Гомумән алганда, Обама администрациясе бар дөньяда демократияне яклау эшеннән баш тартмаячак, чөнки бу кеше хокукларын яклау өчен иң отышлы юл, диде Клинтон.

Берүк вакытта, демократия үзе генә кеше хокукларын тәэмин итә алмый. Әгәр хөкүмәтләр үз халкына иминлек һәм тотрыклылык тәэмин итә алмаса, нинди генә демократик булмасыннар, озак яши алмаячак, диде Клинтон:

“Кеше хокуклары, демократия һәм үсеш өч аерым әйбер, аерым максат түгел. Кешеләрнең тормышын яхшырту өчен без аларның өчесен дә бергәләп карарга тиеш.”

Бар дөньяда кеше хокукларын алга сөрү җиңел эш түгел, диде Клинтон. Ләкин Кушма Штатлар бу эшеннән беркайчан да баш тартмаячак, дип өстәде ул.
XS
SM
MD
LG