Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО башлыгы Русиядән ярдәм сорый


НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен чәршәмбедә Мәскәүгә килде. Ул Русияне НАТОның Әфганстандагы хәрби кампаниясенә ярдәм итәргә чакырды.

Бу НАТО җитәкчесенең узган елгы Русия-Грузия сугышыннан соң Мәскәүгә беренче сәфәре. Расмуссен бу сыйфатында Русиягә беренче тапкыр килде. Чәршәмбедә ул Мәскәүдә Русия президенты Дмитрий Медведев, премьер-министр Владимир Путин, тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашты.

Расмуссен Русияне НАТОның Әфганстанда Талибанга каршы көрәшендә әүземрәк катнашырга чакырды. Бу Русиянең дә мәнфәгатендә, әгәр Талибанга каршы көрәш нәтиҗә бирмәсә, исламчы экстремистлар Үзәк Азия аша Русиягә килеп җитәчәк, диде ул.

Медведев моңа карата үз фикерен әйтмәде, әмма Русия белән НАТО арасындагы бәйләнешләр ныгыр дигән өмет белдерде. “Сезнең бу сәфәрегез нәтиҗәсендә Русия белән альянс арасындагы мөнәсәбәтләр тагы да ныклырак һәм нәтиҗәлерәк булыр дип өметләнәм”, – диде Медведев.

Узган елның августында Русия белән Грузия арасындагы кораллы низагтан соң Русия белән альянс арасындагы мөнәсәбәтләр Салкын сугыш чоры хәленә кайткан иде. НАТОның яңа җитәкчесе Русияне кайбер уртак мәнфәгатьле өлкәләрдә хезмәттәшлек итәргә чакырды.

“Белүебезчә, кайбер өлкәләрдә безнең каршылыклар бар, – диде Расмуссен. – Ләкин кайбер өлкәләрдә, шул ук иминлек өлкәсендә, без ныграк хезмәттәшлек итә алабыз. ”

Ярдәм итү юллары

Расмуссен Путин белән дә очрашты
НАТО Русиянең беренче чиратта Әфганстанда күбрәк хезмәттәшлек итүен тели. Расмуссен фикеренчә, Мәскәү анда төрлечә ярдәм күрсәтә ала.

Мисал өчен, Әфганстанга бар кирәк-яракларны, шул исәптән коралны да Русия аша ташырга рөхсәт бирә ала. Әлегә НАТО Русия аша корал булмаган әйберләр генә үткәрә ала.

Тагын бер мөмкинлек – Әфганстанның иминлек көчләрен өйрәтү өчен Русия анда үзенең хәрби белгечләрен җибәрә ала.

Расмуссен шулай ук, Русиянең Әфганстанга хәрби җихазлар белән ярдәм итә алуын да әйтте. Аның сүзләренчә, сүз боралаклар, утлы корал, артиллерия турында бара ала. НАТОның исеме әйтелмәгән бер рәсмие Reuters агентлыгына әйтүенчә, альянс Мәскәүнең Әфганстанга җиһазларны сатып түгел, ә бүләк итеп бирүен тели.

Узган атнада Русиянең НАТОдагы вәкиле Дмитрий Рогозин Мәскәү Әфганстанга хәрбиләр җибәрүдән тыш һәр төрле ярдәм күрсәтә ала диде.

1980 елларда Советлар Берлеге Әфганстанга дистә ел буена канлы сугыш алып барды. Бүгенге көндә Русиянең анда кабат гаскәр җибәрүен күз алдына китерүе авыр.

Расмуссен бүгенге чыгышында Русия белән НАТО мөнәсәбәтләрен яңа биттән башларга чакырды. Тарафлар узган елгы Русия-Грузия низагына да кагылыр дип көтелә. Шулай ук Русия тәкъдим иткән Европаның яңа иминлек килешүе дә тикшерелергә мөмкин.
XS
SM
MD
LG