Йәмән саклану министрлыгы вәкилләре, илнең төньяк һәм көньяк төбәкләрендә әл-Каидәгә каршы башлатылган хәрби чараларда 34 сугышчының үтерелүен белдерде. Хәрби чаралар башкала Сана һәм Абьян калаларында һава көчләре ярдәмендә уздырылган.
Саклану министрлыгы "әл-Каидәнең илдәге чит ил һәм җирле хәдәфкә каршы һөҗүм башлау ниятендә" булуын ачыклады.
Әлеге белдерү әле бәйсез чыганаклар тарафыннан расланмады.
Әл-Каидә соңгы айларда Йәмән саклану көчләренә каршы һөҗүмнәр оештырды.
АКШта соңгы арада Йәмәнне әл-Каидә оясына әйләнү ихтималы турында сөйләп, бу хәлнең борчу yятуын белдергән иде.
Йәмән хәрбиләре әл-Каидәдән кала, илнең төньягындагы шигый гыйсьянчылар белән дә көрәш алып бара.