Accessibility links

Кайнар хәбәр

Финляндия татарлары Ярвәнпә мәчетен яңартты


Яңартылган Ярвәнпә мәчете
Яңартылган Ярвәнпә мәчете

19 декабрьдә Финляндиянең Ярвәнпә мәчетендә Корбанга багышланган мәҗлес узачак. 1943 елны ачылган гыйбадәт йорты Финляндиядә бердәнбер манаралы мәчет. Ул Ярвәнпәнең истәлекле йорты буларак саклана.

Финляндия татарларының “Исламия” җәмгыяте сәркатибе Фәйсал Самәрхан әйтүенчә, Ярвәнпәгә беренче татарлар 1920-1930 елларда килеп урнаша.

“1935 елны алар җир алалар. Халыктан акча җыялар һәм мәчет төзи башлыйлар, әмма сугыш башлану сәбәпле, төзеп бетерә алмыйлар. Ярвәнпә ул чакта әле кечкенә генә авыл була. Анда 2-3 мең генә кеше яши иде”, ди җәмгыять сәркатибе.

Мәчет бары 1943нче елны төзелеп бетеп ачыла.

“Күрәсең, сугышның тыныбрак торган чагы булгандыр”, ди Самәрхан.

Ләкин ул чакта ук мәчет бинасын турыдан-туры гыйбадәт йорты буларак кулланып булмый, чөнки якында гына Эстониядән килгән фин гаскәрләрен укыту бара. Һәм ул аларның яшәү урыны буларак кулланыла.

Мәчет бинасын элекке кыяфәтендә саклау

Сугыштан соң Ярвәнпәгә тагын күп кенә татарлар килеп урнаша. Мәчеттә намазлар укыла, дини мәҗлесләр оештырыла башлый. Шулай ук балага исем кушу, никах туйлары да шунда үтә.

Самәрхан әйтүенчә, әлеге гадәт һаман да дәвам итә. Һәм еллар үткән саен, мәчет әледән-әле яңартылып килә. Әмма 66 ел тарихы булган гыйбадәт йортын быел тулысынча төзекләндергәннәр. Бу барысы да мәхәллә җыйган һәм бераз бурычка алган акчага башкарыла.

“Мәчетнең кыяфәтен үзгәртеп булмады, чөнки мәдәни йорт исәпләнгәнгә Финляндиянең музей җитәкчелеге аның шул килеш калуын теләде. Ярвәнпә шәһәре хакимияте ул йортны сүтәргә ярамый, сакларга кирәк дип әйтте”, ди җәмгыять сәркатибе.

Финляндиядәге бердән-бер манаралы мәчет

Чыннан да, бу Финляндиядә мәчет кыяфәтендәге бердәнбер гыйбадәт йорты. Аның кечкенә генә булса да манарасы бар.

Һәр ел Ярвәнпәдә ачык ишекләр көнендә мәчет белән кызыксынып күп кешеләр килә икән.

“Без аларга мөселман динен, татар тарихын аңлатабыз”, ди Самәрхан.

Аның сүзләренчә, Ярвәнпәдә хәзер барлыгы 53 татар яши. Халыкның күбесе эштә булу сәбәпле, һәрбер җомга намазына җыела алмыйлар.

“Әмма барлык дини бәйрәмнәрне дә уздырабыз. Балалар өчен укулар оештырыла”, ди оешма сәркатибе.

Яңартылган мәчетне дә Корбан бәйрәменә өлгерткәннәр. Анда гает намазы укылган. Татарлардан тыш, төрекләр, косово албаннары һәм башка балкан мөселманнары булган.

“Ә бу шимбәдә мәчеттә Корбан мәҗлесе уздырабыз, кунаклар чакырыла”, ди Самәрхан.
XS
SM
MD
LG