Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Сталин безнең белән” дигәнгә карашыгыз ничек?


Коммунистлар Сталинның 130 еллыгын искә алды, Мәскәү, 21 декабрь 2009
Коммунистлар Сталинның 130 еллыгын искә алды, Мәскәү, 21 декабрь 2009

21 декабрьдә Сталинның тууына 130 ел тула. Русиянең НТВ каналы “Сталин безнең белән” дип аталган тапшыру күрсәтте. Шул уңайдан хәбәрчебез казаннарга “Сталин безнең белән” дигән гыйбарәгә карашыгыз ничек?" дип мөрәҗәгать итте.

- Сталин бөек шәхес булып тора. Безнең илдә ул юлбашчы булган. Ләкин кешеләргә карата кырыс җитәкче булган ул.

- Ул бөек шәхес. Безнең ил өчен аның куйган хезмәте зур. Ләкин Сталинның илне җитәкләү ысуллары, аның каты күңелле, кансыз, мәрхәмәтсез кеше булуын күрсәтә. Ул бик күп талантлы кешеләрне төрмәгә утыртты. Шулай булса да, аның бөек шәхес булуын инкарь итү мөмкин түгел. Чөнки Икенче Бөтендөнья сугышында ул безнең илгә җиңү китерә. Бөек җиңү өчен аңа рәхмәт.

- Мин Сталин заманында яшәгән кеше түгел, шуның өчен бернәрсә дә әйтә алмыйм. Әти-әниләр дә аның турында бернәрсә дә сөйләмиләр иде.

- Минем Сталинга мөнәсәбәтем яхшы. Чөнки Сталинның туган көненә бездә һәрчак бәяләр төшә иде.

- Үткән тарих безгә бик зур дәрес булды. Үткәнне беркая да куеп булмый. Без аны хәзер үзгәртә алмыйбыз. Сталин белән чагыштырырдай кеше юк. Сталин вакытында, димәк, шундый кеше кирәк булган. Хәзер безгә кешене яраткан җитәкче, кешелекле шәхес кирәк.

- Минем Сталинга карашым начар. Чөнки аның заманында бик күп кешеләр юк ителә. Хәтта бер генә кешенең гомерен өзү дә шулай мәрхәмәтсез җитәкчелек итүне акламый. Мин аңа каршы.

- Сталинны халыкның аерым катлауларын юк итүдә гаеплиләр. Ә бүгенге көндә өлкән яшьтәгеләрне юк итү бара. Квартирларда яшәгән кешеләрдән лифтларга, чүп түгүләргә бәяне квадрат метраждан алалар.Лаеклы ялга чыгып, берүзе йөз квадрат метрда яшәп калган әбинең пенсия акчасы мондый расчетта, аны түләп торырга беркайчан да җитмәячәк. Бу картларга карата геноцид түгелмени?

- Берьяктан, Сталин яхшы булган. Кырыс булмаган җитәкчене халык тыңламаячак. Ә икенче яктан, үз халкыңа артык кырыс булу да кирәкми. Килеп туган проблемаларны кырыс булмыйча гына чишә белә торган җитәкче булырга кирәк дип уйлыйм.
XS
SM
MD
LG