Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурның татар-башкорт зыялылар клубына 3 ел


Оренбурның Хөсәен Ямашев исемендәге татар китапханәсе каршында 3 ел дәвамында “Замандаш” исемле татар-башкорт зыялылары клубы эшләп килә. Чираттагы утырышта клуб әгъзаларының 2009 елда башкарган эшләренә йомгак ясалды.

“Дөньяда кризис булса да, безнең клуб әгъзаларының иҗатына кризис кагылмады”, ди “ Замандаш” клубы әгъзасы һәм кичәне алып баручы Вәсилә Шәрәфетдинова.

2009 ел безнең өчен уңышларга бай булды. Клуб әгъзалары зур уңышларга ирештеләр: педагогия университеты доценты Л. Әбүбәкерова яңа китап чыгарды, яшь галим Р. Рәхмәтуллин кешедә яңа тире үстерү буенча зур фәнни ачыш ясады һәм Русия күләмендә узган яңа инновацион технологияләр бәйгесендә грантка лаеклы булды, Р. Искәндәровның “Оренбур татарлары” исемле китабы Казанда дөнья күрде, И. Гәбделгафарованың “Евразия муенсасы” альманахының 9нчы саны чыкты, Д. Әмәнгилдиннең “Агыйдел” журналының 6нчы санында шигырьләре басылды һ.б. күп мисаллар китерергә мөмкин.

Шулай ук клуб әгъзаларының гомер бәйрәмнәрен дә билгеләп үттек. Юбилярлар арасында: Русиянең атказанган артисты Люция Абдуллаева, "Ел галиме" булган Илмира Нургалиева, эшкуар һәм шигырьләр язучы Гөлчәчәк Улумбековалар булды.

Гөлчәчәк Улумбекованың “Гомәр авылы” җыры композитор Рамил Мәүлетов башкаруында беренче тапкыр яңгырады.

“Кичәләрдә замандашларны гына котлап калмыйбыз, узган гасырларда яшәгән зыялыларыбызны да онытмыйбыз”, диде Вәсилә Шәрәфетдинова.

Әлеге ел бигрәк тә татар халкының затлы уллары-кызларының юбилейларына бай булды. Бүгенге кичәне дә без Дәрдмәнгә багышладык. Кичәдә шагыйрьнең шигырьләре, яраткан җырлары яңгырады. Шулай ук Закир Рәмиев нәселеннән булган Хөснулла әфәнде Дашков та катнашты.

Шулай итеп, Мәскәү зыялылары клубы үрнәгендә оешкан Оренбурның “Замандаш” клубы да татар-башкорт зыялыларын бергә туплый һәм иҗатларына бәя бирә.
XS
SM
MD
LG