Accessibility links

Пакстандагы шартлауда 10 кеше үлде


Пакстанның Әфган чигенә якын Ловер Дир төбәгендә полиция бинасына юнәлдерелгән интиhар һөҗүмдә 10 кеше үлде. Шулай ук һөҗүмдә 30 кеше яраланды.

Якынча 100 килограмм шартлаткыч төялгән машина шартлаганда, тирә-яктагы бик күп машина да зыян күргән. Шартлауда җаваплыкны үз өстенә алучы булмады.
XS
SM
MD
LG