Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай Камбоджаның уйгырларны тапшыру адымын яклап чыкты


Кытай хакимияте АКШ һәм БМОның басымына карамастан, 20 уйгырны Кытайга кайтарып җибәргән Камбоджаны яклап чыкты.

Кытай тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе Җиаң Ю, качакларның чикләр кануны нигезендә Кытайга кайтарылуын белдерде.

Июль аенда Өремчедә булган канлы вакыйгалардан соң, 20 уйгыр Камбоджага качып сыену таләп иткән иде. Камбоджа хөкүмәтенең илгә качак керү сәбәпле, уйгырларны Кытайга кайтару карарына АКШ һәм БМО зур ризасызлык белдерә.

Камбоджадагы АКШ илчелеге, БМО һәм халыкара кеше хокуклары оешмалары уйгырлар Кытайга кире кайтарылган очракта, аларның анда басымга дучар булачагы турында кисәтеп, Камбоджа рәсмиләреннән сыену алганчыга кадәр аларның илдә калуына рөхсәт итүне сораган иде.

Кытай хакимияте, хан кытайлары һәм уйгырлар арасында июль аенда булган каршылыкта 200 кешенең һәлак булуын белдерә. Ләкин сөргендәге уйгыр активистлары низаг вакытында меңләгән уйгырның үтерелүен һәм күп кешенең югалуын алга сөрә.
XS
SM
MD
LG