Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татар җыры” 10 еллыгын билгеләде


 Камил Гәрәев “Фидакарь хезмәт өчен” түштамга белән бүләкләнде
Камил Гәрәев “Фидакарь хезмәт өчен” түштамга белән бүләкләнде

Казанда “Пирамида” күңел-ачу үзәгендә унынчы тапкыр “Татар җыры” фестивале узды. Татар эстрадасы тормышының иң зур һәм мөһим чараларының берсе булган “Татар җыры” бер генә көн үтте. Быел да фестиваль бик купшы, тантаналы һәм үзенчәлекле итеп оештырылды.

Быелгы “Татар җыры” фестивале төрле югары дәрәҗәле кунакларның күп булуы белән аерылып торды. Алар арасында Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев та бар иде. Тантана башында ук ул сәхнәгә чыгып, Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт академия опера һәм балет театры солисты Зилә Сөнгатуллинага “Дуслык ордены”н тапшырды. Зилә Сөнгатуллина исә рәхмәт сүзләрен җыр белән яңгыратты.

Аннары Миңтимер Шәймиев татар эстрадасы үсешенә керткән өлеше өчен “Барс-Медиа”нең җитәкчеләр шурасы рәисе Камил Гәрәевка “Фидакарь хезмәт өчен” түштамга, ә “Барс-Медиа” ширкәтенең генераль җитәкчесе Марат Гәрәевка һәм директорлар шурасы әгъзасы Наил Баһаветдиновка үзенең “Рәхмәт хаты”н тапшырды.

Зилә Сөнгатуллинага “Дуслык ордены”н тапшырылды

“Татар җыры – мәңгелек булса, ә “Татар җыры” фестиваленә бүген 10 ел. “Барс-Медиа”га зур рәхмәт әйтәсе килә. Чөнки бу ширкәт яшь талантларга ярдәм итеп, базар мөнәсәбәтләрендә бар шартларны тудырып эшли”, диде Миңтимер Шәймиев.

2008 елда фестивальнең төп идеясе – “Татар җыры” сәхнәсендә татар эстрадасының үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген берләштерү булса, быелгы фестиваль ике буын эстрада җырчылары арасындагы варислыкны күрсәтте. Оештыручылар, “Татар җыры” татар эстрадасының иң күркәм гореф-гадәтләрен, шул исәптән тере тавыш белән җанлы музыкага башкару традицияләрен дәвам иттерүче артистларны үстереп чыгаруларын күрсәтүне максат итеп куйган.


10 ел рәттән фестивальне күзәтеп барган Дәүләт шурасының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевка да ике буынның бергәләп җырлавы ошаган.

“Быелгы фестиваль башкалардан бик нык аерыла. Шәхсән үземә, өлкәнрәк буын җырчыларның яшьләр белән бергә җырлавы ошады. Чөнки яшьләр өлкәннәрдән башкару осталыгы серләренә өйрәнсә, өлкәннәр исә яшьләрдән дәрт сеңдерә. Шулай ук бер караганда, “Татар җыры” фестивале тамашачы өчен дә, җырчы өчен дә үзенә күрә бер мәктәп. Еллар белән тамашачының да зәвыгы үзгәрә, артистлар да елдан-ел профессиональрәк чыгыш ясый.


Беренче елларда фестиваль бик чуар иде. Анда төрле милләт җырчыларына иярү бар иде. Хәзер исә үзебезнең милли төсмер күбрәк сизелә. Ул җырчыларның үз-үзләрен тотышында да, репертуарда да, сәхнә киемнәрендә дә күренә”, диде Разил Вәлиев.

“Татар җыры” фестивале тамашачылар игътибарын да җәлеп иткән. Билет бәяләре 2500 сумнан башлап 5000-гә кадәр булса да, халык зал тутырып килгән. “Билет бәясе концерт сыйфатына караганда кыйммәт түгел, артистларның “тере” тавышка җырлавын еш ишетеп булмый”, ди залдагы тамашачы.


Быелгы фестиваль сәхнәсендә татар эстрадасының 20 җырчысы гына чыгыш ясады. Шуларның яртысы яшь, ләкин популярлык казанып өлгергән артистлар. Алар арасында Алинә Шәрипҗанова, Раяз Фасыйхов, «Зө-Ләй-Лә» төркеме, Асылъяр, Гүзәл Уразова, Илнар Сәйфиев, Алсу Әбелханова, Илвина, Илдар Әхмәтов, Илшат Вәлиев булды.

Ә үзенең күпьеллык тәҗрибәсе һәм югары профессиональлеге белән дан казанган йолдызлар рәтендә Зөлфәт Хәким, Айдар Галимов, Хәния Фәрхи, Салават Фәтхетдинов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Идрис Газиев, Венера Ганиева, Резидә Шәрәфиева, Рәсим Низамов җырлады.

10 ел дәвамында популяр булган жырларның 10 авторы да бүләкләнде

10 ел рәттән “Татар җыры” фестивале лауреаты булган Айдар Галимов, быел концертка аеруча дулкынланып килдем, ди. “Чөнки салкын һава торышы булганлыктан, авырып та торам. Әмма барыбер дә өметләр акланды, уңышлы чыгыш ясадык”, диде Айдар Галимов.

Яшь җырчы Илвинага да салкын тигән булган. “Тиз арада дәваланырга туры килде. Чөнки бу концертта тере тавышка җырларга кирәк иде. Тере тавышка җырлаганда бирелеп җырлыйсың. Әмма аның кыен яклары да бар. Монда үзең турында гына түгел, ә оркестр хакында да уйларга кирәк”, диде Илвина.


Җырчы Алсу Әбелханова, бу фестиваль бәйрәм, шул ук вакытта имтихан кебек булды, ди. “Мин үземнең консерваториядә укыган вакытны искә төшердем. Шундый ук дулкынлану белән, иртән торып тавыш көйләп, концертка әзерләндем”, диде Алсу Әбелханова.
Яшь, әмма популярлык казанып өлгергән Раяз Фасыйховны оештыручыларның фонограммадан баш тартуы куандырган. “Без фестивальне яманлаучыларга, җырчыларга карата тап төшүчеләргә үз мөмкинлекләребезне күрсәттек”.

Шулай ук “Татар җыры-2009” фестивалендә 10 ел дәвамында популяр булган жырларның 10 авторы да бүләкләнде. Алар арасында композиторлар: Оскар Усманов, Зөфәр Хәйретдинов, Рамил Әсхәдуллин, Габдразак Мингалиев, Урал Рәшитов һәм жыр тексты авторлары: Гөлсәрвәр, Ләйлә Дәүләтова, Роберт Миңнуллин, Алмаз Хәмзин, Айдар Минһаҗев бар иде.
XS
SM
MD
LG