Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ринат Закиров төзәтмә кертә


Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров күптән түгел булып үткән киңәйтелгән утырыш һәм Башкортстан татарлары турында мәгълүмат биреп, “Азатлык” радиосы эфирында яңгыраган кайберләр фикерләргә төзәтмә кертте.

Узып баручы елның соңгы көннәрендә милли хәрәкәттә җанлану, кызу бәхәсләр күзгә ташлана. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышында күтәрелгән мәсьәләләр һәм анда куелган сораулар кими түгел, ә арта бара. Бу хакта узган дүшәмбедә яңгыраган тапшыру һәм аңа карата интернет форумында әйтелгән фикерләр игътибарга лаеклы. Бигрәк тә теге яки бу төбәктәге хәлләрнең ничек булуы, бу хакта бәяләрнең төгәллеге һәм тәңгәллеге Татарстанның һәм татар конгрессының аерым төбәкләргә никадәр гадел каравы беркемне дә битараф калдырмый.

Татарстан һәм бөтен татар милли оешмалары төрле тарафтагы милләттәшләргә ярдәм итәргә тырыша. Төрле илләр һәм Русия төбәкләре белән элемтәләрне җайга салу четерекле һәм катлаулы эш. Бигрәк тә дәүләт белән милләт арасында килеп чыга торган эш гамәлләре һәм бәхәсләр катлаулы була. БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров “Азатлык”ның Казан бүлегенә килеп, соңгы елдагы милли тормыш турында болай диде:

“Күп кенә төбәкләрдәге милли хәрәкәткә һәм татар оешмаларына яңа җитәкчеләр һәм вәкилләр килә башлады. Алар юктан бар ителеп килгән кешеләр түгел, ә милли оешмаларга үзләренең ярдәмен күрсәтеп торучы шәхесләр. Хәзер татар оешмалары үсештә”, диде Ринат Закиров.

Соңгы вакытта Башкортстан татарлары, аларның милли оешмалары каршылыклы белдерүләр ясый. Ринат Закиров Башкортстан президенты белән очрашып, конструктив хезмәттәшлек итү турында сөйләшкәч, кайберәүләр моңа тискәре караш белдерде. Конгресс җитәкчесе бу турыда ачык җавабын бирде.

Хәзер инде Башкортстан татарларының рәсми вәкилләренең уйлап һәм үлчәп әйткән фикерләрен ишетәсе килә. Әмма декабрь утырышында Уфадан килгән Башкарма комитет әгъзасы Марат Шәрипов та Башкортстан татарлары конгрессының башка вәкилләре дә ачык итеп әйтә алмады. Узган атнада Уфадан әзерләнгән тапшыруда Башкортстан татарларының милли вәкиле Мәҗит Хуҗин Казанда рәсми затлар белән эшлекле сөйләшүләр алып баруы турында әйткән иде. Татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров бу фактны инкарь итә.

“Азатлык”ның интернет сәхифәсендә минем Мәҗит Хуҗин белән очрашуым турында язылган. Әмма андый очрашу булмады. Бу дөреслеккә туры килми. Шулай ук бу хәбәрдә Марат Шәриповның Дәрдмәнд чараларына килеп кенә, конгресс җыелышында катнашуы әйтелә. Бу алай түгел. Марат Шәрипов Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитет әгъзасы булганлыктан, махсус чакыру алып, чыгыш ясады”, дип белдерде Ринат Закиров.

Шулай итеп, узган атнада Уфадагы хәбәрчебезгә Мәҗит Хуҗин әйткән факт расланмады. Мәҗит әфәнде Хуҗин белән Ринат Закиров эшлекле сөйләшүләр алып бармаган. Ул дәүләт оешмалары белән конструктив хезмәттәшлек итүче, Башкортстан президентына каршы бармаучы татарлар белән эш алып барырга тели. Дөрес, бу юлы Казанга андыйлар килмәгән иде. Килгән очракта да, актуаль мәсьәләләрне күтәрмәделәр.

Башкортстан татарлары белән Татарстан, Бөтендөнья татар конгрессы нинди эшләр алып барачак соң? Ринат Закиров "Азатлык" радиосының Казан бюросына үзенең төзәтмәсен белдергәннән соң, аның партнеры, Бөтендөнья башкорт корылтае җитәкчесе Румил Азнабаевның үз вазифасыннан азат ителүе турындагы хәбәр килде. Румил Азнабаевның Татарстан, Башкортстан татарлары турында уңай фикерләреннән соң, рәислектән азат ителүе нинди нәтиҗәләргә китерер?

Татар зыялылары Башкортстан татарларын җанисәп вакытында тагын киметү булмасмы дип шикләнә. Ринат Закиров бу турыда бернинди дә аңлатма бирмәде. Аның фикерләренә караганда, Башкорт корылтае җитәкчеләренең үз мәшәкатьләре, ә ике республика татар һәм башкорт халыкларының рәсми вәкилләре хезмәттәшлек итәргә тиеш. Башка чара юк дип саный ул.

Татар конгрессы, башкорт корылтае вәкилләре туганнарча хезмәттәшлек итәргә тиеш. Бу турыда барлык мәгълүматны “Азатлык” радиосы җиткереп торыр. Кеше саны алганда, милләтне санамыйча һәркем үз кулы белән кәгазьгә язу тәртибе бәхәсләр китереп чыгарырга мөмкин. Ни булса да, киләчәк эше. Ничек бар – шулай хәбәр итәрбез.
XS
SM
MD
LG