Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ хәрбие башбаштаклыктан туеп Грузиягә качкан


Русия ФСБысының Көньяк Осетиядәге чик хәрбие 25 яшьлек Виталий Хрипун 2 атна хезмәт иткәннән соң, дүшәмбегә каршы төндә үзе хезмәт иткән Переви авылындагы хәрби бүлектән грузин ягына чыгып полициягә мөрәҗәгать итә.


Шул ук көнне Хрипун грузин хакимияте вәкилләре белән очрашып, алардан сәяси сыену сорый.

Грузин качаклар эшләре министрлыгының вәкиле Ираклий Кокая белдерүенчә, сәяси сыену бирү өчен иң күп дигәндә дүрт ай вакыт үтәчәк.

Хрипун сүзләренчә, ул Көньяк Осетиягә югары эш хакы һәм хезмәт нигезендә үсеш вәгъдәсенә ышанып киткән. Әмма анда чынбарлыкта башбаштаклык хөкем сөргән.

Ул бу хакта “Азатлык”ның “Кавказ кайтавазы” тапшыруына әңгәмә бирде:

- Сезне бу адымга нәрсә этәрде? Ни өчен мондый карар кылдыгыз?

- Билгеле булганча, Русия федерациясе мине имеш дезертир дигән карар чыгарган. Мин бу белдерүдән тулысынча баш тартам, чөнки грузин ягына сәяси нигездә чыкты. Бу коррупция, ягъни грузин халкын кимсетү белән бәйле. Үзен чын кеше дип санаган адәм моңа түзә алмый.

- Сез Көньяк Осетиягә хезмәткә барганда бу хакта уйлаган идегезме, әллә барысын да урында хәл иттегезме?

- Барысын да урында хәл иттем. Хезмәткә җибәргәндә хәлне башкачарак тасвирлыйлар. Чынлыкта әйтелгәннәр ялган булып чыга, барысын да монда килгәч кенә беләсең. Минем уйлавымча бу бөтен җирдә дә шулай.

- Русия ягы сезне дезертир дип белдереп җинаять эше ачты. Сез якын айларны кайда һәм ничек уздырырга җыенасыз?

- Мин якын арада Грузия җирендә калачакмын. Министрлык миңа хәрби идарәдән һәм шул исәптән ФСБдан да яклау вәгъдә итте.

- Сезнең гаиләгез Русиядә. Алар белән элемтәдә торасызмы?

- Юк, элемтәдә тормыйм. Мин документларны һәм кесә телефонымны базада калдырдым. Бүген минем янга "Кызыл Хач" оешмасыннан килделәр һәм ярдәм итәргә вәгъдә иттеләр.

- Көньяк Осетиядәге ФСБ вәкиле журналистларга бу барысы да алдан ук грузин ягы белән оештырылган булган һәм сезне Перевида грузин полициясе көткән дип белдерде. Бу хакта нәрсә әйтә аласыз?

- ФСБ, аларга ничектер шулай эшләргә кирәк. Алар мине беркайчан да гафу итмәячәк, чөнки мин болай да инде журналистларга артык күп әйбер сөйләдем. Мин үзем Грузия җирендәге чик сакчыларына килдем һәм алар мине полициягә тапшырды.

Грузия юстиция министрлыгында “Азатлык”ка белдерүләренчә, әгәр Русия генераль прокуратурасыннан Хрипунны үз ватанына җибәрү мөрәҗәгате килсә дә, ул мөгаен канәгатьләндерелмәс. Әгәр инде ул авыр җинаять кылуда гаепле булмаса.

Хрипунга кадәр Грузиядә сыену сораган Русия армиясе сержанты Александр Глухов һәм солдат Дмитрий Артемьевның мөрәҗәгатьләре канәгатьләндерелгән иде. Алар хәзер Тифлиста качаклар эше министрлыгы тәкъдим иткән фатирда яши.
XS
SM
MD
LG