Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәламәтлек реформы сенатта яклау тапты


АКШ өчен тарихи әһәмияткә ия илнең сәламәтлек системына үзгәрешләр керткән канун тәкъдиме сенатта кабул ителде. Сенат кабул иткән канун өлгесе белән Америкада һәрбер ватандашның сәламәтлек иминлеге булачак.

Сәламәтлек иминияте булмаган 31 миллион Американ ватандашын иминиятле итү максатында сенатга тапшырылган тәкъдим, Америкада сәламәтлек өлкәсендә дистә еллардан бирле күрелгән иң зур реформа дип исәпләнә.

Канун өлгесе 60 тавыш белән кабул ителде.

Сенатда күпчелекне тәшкил иткән демократларның башлыгы Һари Рейд: "Бу американ халкы өчен зур казаныш", дип әйтте.

Охшаш эчтәлектәге канун өлгесе узган айда вәкилләр пулаты тарафыннан хупланган иде.

Ләкин бу ике канун өлгесенең эчтәлеге бер-берсеннән бераз аерыла. Мисал өчен, Вәкилләр пулатына тапшырылган тәкъдимдә сәламәтлек өлкәсендә күбрәк финанс чаралар күрү күз алдында тотыла иде.

Шул исәптән хәзер ике тәкъдимдәге аерманы бетереп, аны уртак бер формага салу һәм яңадан раслау кирәк булачак.

Бу реформаны гамәлгә ашыру өчен якынча 1 триллион акча кирәк булыр дип исәпләнә.

Әлеге үзгәрешләр турында АКШ сәламәтлек сәясәте белгече Роберт Фиелд аңлатма бирде:

"Соңгы тәкъдим АКШ сәясәте өчен бик мөһим бер карар. Ил тарихында беренче тапкыр сәламәтлек иминлеге булуын теләгән халык моңа ирешә алачак. Сәламәтлек системындагы кимчелекләрнең башында ил халкының иминияте булмавы борчый иде. Алар я акчасы җитмәгәнгә, яисә шартларны үти алмаганга бу хокуктан мәхрүм калган иде", ди Роберт Фиелд.

Президент Обама киңәшчеләре белән бу мәсьәләне ял вакытында җайга салу өчен тырышлык күрсәтәчәген белдерде.

Обаманың эчке сәясәте

Сенат кабул иткән канун өлгесе белән Америкада һәрбер ватандашның сәламәтлек иминлеге булачак.

Иминлеккә мөрәҗәгать итмәгән кешеләрдән махсус салым акчасы алыначак.

Оппозициядәге җөмһүрияте партия вәкилләре исә сенатка тапшырылган тәкъдимне "кыйбат, мәҗбүри, кеше иреклеген чикләгән" бер тәкъдим буларак бәяләде.

Сәлaмәтлек реформы Обама хакимиятенең илдәге эче сәяси максатынның берсе иде. Ләкин канун өлгесен әзерләп тәкъдим итү шактый четерекле бер процесска әйләнгән иде.

Обама кыска вакыт эчендә тәкъдимне канунлаштыру өлкәсендә карарлы булуын белдерә.

Сенатта тавыш бирү башланганчы бер американ ТВ каналына биргән әңгәмәсендә Обама: "Әлегәчә сәламәт иминлегеннән мәхрүм кешеләр бар. Шул исәптән, гаиләдә берсе авырса, бу аларны матди яктан шактый авыр хәлдә калдыра", дип сәләмәтлек өлкәсендәге реформанын кирәклегенә басым ясады.
XS
SM
MD
LG