Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бин Ладенның кызы Ирандамы?


Ирандагы Согуд илчелеге үзен әл-Каидә башлыгы Осама бин Ладенның кызы дип таныткан кешенең чит илгә чыгуны таләп итүен белдерде. Иран рәсмиләре аның кем булуы ачыкланганчыга кадәр чит илгә чыгуына рөхсәт ителмәячәген әйтә.





Cогуд илчелегенә килеп, илдән чыгу өчен рөхсәт сораган кешенең әл-Каидә башлыгы Осама бин Ладенның кызы булуы алга сөрелә. Иран рәсмиләре Согуд илчелегеннән бу хакта үзләренә мәгълүмат килүе турындагы хәбәрне раслады.

Иран тышкы эшләр министры Манучеһр Моттаки Иран рәсми дәүләт каналына биргән әңгәмәсендә, үзен Осаманың кызы буларак таныткан бер хатын-кызның Тәһрандагы Согуд илчелегендә булуы безгә хәбәр ителде, дип әйтте.

“Тәһрандагы Согуд илчелеге безгә үзен Осама бин Ладенның кызы дип таныткан кешенең илчелектә булуын һәм илдән китәргә теләвен белдерде. Бу кешенең Иранга һәм илчелеккә ничек килеп керүе билгесез. Согуд илчелеге таләбен карар алдыннан башта бу кешенең кем булуын төгәл ачыкларга тиеш", диде.

Бин Ладенның гаиләсе кайда?

Бу атна башында, Согуд һәм Британия мәгълүмат чараларында Осаманың бер хатыны һәм берничә баласының Иранда яшеренеп яшәве турындагы хәбәрләр дөнья күргән иде.

Әлеге хәбәрләргә караганда, Осаманың 17 яшьлек кызы Эман урамга чыгуы белән файдаланып, сакчылардан кача һәм Согуд Гарәбстан илчелегенә сыена.

Иран тышкы эшләр министры Моттаки: "Аның кем булуы турында төгәл мәгълүмат юк, бу шәхеснең исеме ачыкланган очракта, аңа илдән китәргә рөхсәт ителә алачак", диде.

Ләкин Иран тышкы эшләр министры, Осама бин Ладенның башка гаилә әгъзаларының Иранда яшәве турында бер сүз әйтмәде.

Бин Ладен берничә хатынга өйләнгән һәм аның 19 баласы бар дип исәпләнә. Ладен 1990 елларда Әфганстанга барганда бер хатынын һәм берничә баласын янына алган булган. Һәм ул гаиләсе белән 11 сентябрь вакыйгаларына кадәр Әфганстанда яши.

Бин Ладенның Катар дәүләтендә яшәгән 29 яшьлек улы Гомәр, быелның ноябрь аена кадәр кардәшләре турында бернинди хәбәре булмавын, алар үзләре шалтыраткач кына хәлләрен белүен әйтте.

Гомәр: Kардәшләрем Иранда

Иминлек сәбәпле, аларга бары тик ашау-эчү сатып алу өчен урамга чыгып керергә рөхсәт ителә. Осаманың улы туганнарын кабул иткән өчен Иранга рәхмәтен әйтә.

“Иран хакимияте дөньяда беркем теләмәгән бер төркем кеше белән ни эшләргә белмәде, тик аларны имин шартта саклый алды. Шул уңайдан без аларга рәхмәтле", диде Гөмәр.

Бин Ладенның әтисе Согуд Гарәбстанында миллион долларлык төзү ширкәте булган BinLaden Groupsның башлыгы иде. Бин Ладеннар Согуд Гарәбстанындагы иң бай гаиләләрнең берсе.

Хәрби гамәлләргә белән мавыга башлаганнан соң, әл-Каидә башлыгы Осама бин Ладен 1994 елда Согуд ватандашлыгыннан чыгарылган иде.
XS
SM
MD
LG