Accessibility links

Татарча да яхшы бел, урысча да яхшы бел


“Иттифак”ны нәшер итүчеләр
“Иттифак”ны нәшер итүчеләр

Чаллыда “Медиа-яшь буын” исеме белән төбәкара фестиваль узды. Биредә, укучы балаларның журналистлык эшчәнлегенә бәя бирелде. "Иттифак" газетына диплом тапшырылды. Фестивальдә ике телдә, татар һәм урыс телләрендә иҗат итүче балаларга аерым игътибар булды. “Андыйларны милли журналистикага тарту кирәк”, ди Васыйл Гарифуллин.

Фестиваль төбәкарадан халыкарага әйләнде

“Медиа-яшь буын” фестивале КДУның Чаллы бүлегендә узды. Яшь журналистларның иҗат әзерлеген ачыклау чарасы баштагы чорда төбәкара дәрәҗәдә дип билгеләнә. Ләкин белгечләр хөкеменә җибәрелгән иҗат эшләре Кама аръягы белән генә чикләнми. Татарстанның бик күп район, шәһәрләреннән, Башкортстаннан, Русиянең Воронеж шәһәреннән, Сербиядән журналистика белән кызыксынучы балаларның хезмәтләре килә. Барлыгы 100гә якын иҗат эше булып, шуларның 20се татар телендә язылган. “Медиа – яшь буын” фестивале нәрсә күрсәтә, бүген балалар һәм яшүсмерләр арасында сәләтле татар иҗат көчләре күзгә күренәме?

“Фестивальдә дистәдән артык татар мәктәбе газетлары, сайтлары, яшь журналистлар катнашты. Чаллыдан Линар Закиров зур ачыш булды. Аның иҗаты күпкырлы, актуаль булуы белән аерылып тора. Теле, каләме йөгерек. Жюри бер бәхәссез 1нче урынны аңа бирде. Теләчедән Ләйлә Гатауллина да үз эшләре белән аерылып торды. Алабугадан бер төркем яшь журналистлар зур кызыксыну уятты. Мәктәп газетлары да игътибарны җәлеп итте”, ди “Азатлык”ка фестиваль нәтиҗәләре билгеле булгач, КДУның факультеты деканы Васыйл Гарифуллин.

Васыйл Гарифуллин
Васыйл Гарифуллинга “Татар балалары өчен генә аерым бәйге оештырылса отышлырак булмас идеме?” дигән сорау бирелде. Васыйл әфәнде әйтүенчә, фестивальдә максат киңрәк куелган. Чөнки соңгы елларда журналистикага килүчеләр, кызыксыну демографик хәл аркасында бераз кими төшкән икән. БДИның да тәэсире булган. Шунлыктан әлеге фестиваль һөнәри юнәлеш бирү чарасы буларак оештырылган.

“Монда татар һәм урыс телләрендә, ягъни ике телдә иҗат итүче балаларның да күп булуы беленде. Аларны да киләчәктә милли журналистикага тарту мөмкин булыр. Шуңа, милли яктан чикләү куелмады. Татар балалары арасында бәйгеләр яшәп килә һәм яшәр”, ди Гарифуллин.

“Азатлык” “Иттифак”та кунакта


“Медиа-яшь буын” фестивалендә Чаллының 54нче татар гимназиясе укучылары да катнашты. Гимназия укучылары чыгарган “Иттифак” “Дизайн ягыннан иң яхшы мәктәп газеты” номинациясендә махсус дипломга лаек булды. Мәктәп газетында мондый борынгы исемнең барлыкка килүе хакында белик.

Булат Газизов
“Газетка исем кушу – авыр эшләрнең берсе. Бу эшне башкарганда нинди генә тәкъдимнәр әйтелмәде. Шулай да без берсенә тукталдык – Иттифак. Бу тәкъдимне ишеткәч, тынып калдык. Чынлап та, бу газет өчен бик шәп исем булыр иде. Беренчедән, Иттифак сүзе “бердәмлек” дигәнне аңлата. Ә бит газетны чыгарганда бердәм булмасаң, газет булмый, юк дигән сүз. Икенчедән, милләтебезнең бөек шагыйре Габдулла Тукайның “Иттифак” дигән шигыре бар. Аның эчтәлеге искиткеч. Газетка менә дип тәңгәл килеп тора.

Шигырьнең бер юлы “Ачыйк иттифакка юл: ушбудыр иң тугры юл”- “Иттифак” газетының девизы да булып тора. Өченчедән, Татарстанда бик танылган татарча рэп стилендә җырлый торган төркем бар. Аларның да исеме – “Иттифак”. “Иттифак” төркеме инде күп еллар буе татарча рэп җырлап барыбызны да сөендерәләр. Без дә алардан калышмаска булдык. Һәм инде “Иттифак” әйтелеше, язылышы, ишетелү ягыннан да бик ямьле сүз. Менә шуңа күрә дә газетабызның исеме “Иттифак” булды”, диде “Азатлык”ка газетның мөхәррире, 54нче гимназиянең 10 сыйныф укучысы Булат Газизов.

54 гимназия укучылары газет чыгаруны быел, 2009 елда башлап җибәргән. “Бу эш бик җаваплы, кайсы вакытта авыр да. Ләкин бирешмәскә, балаларны иҗат эшенә күбрәк җәлеп итәргә тырышабыз”, ди газет чыгару төркеменең әдәби җитәкчесе Фатыйма Абзалова.
XS
SM
MD
LG