Accessibility links

Кайнар хәбәр

Универсиада юллары төзелешенә 3 миллиард сум биреләчәк


Казанга 2013 елда Универсиада вакытында кулланырга тиешле юллар төзелешенә 3 миллиард сум бүлеп биреләчәк.

Казанга бу акчалар бу елда күчерелергә тиеш. “Эшлекле дүшәмбе” җыелышында шәһәр башлыгы Илсур Метшин бюджетка 5 елга кредит бирелә, дип аңлатты. Киләсе елда Казанга тагын берничә миллиард сум күчерелүе көтелә.

Шул хактагы үзгәрешләр2010 елга Казан бюджеты турындагы канун өлгесенә дә кертелергә тиеш. Шәһәр казнасы дүшәмбе Казан Думасы утырышында карала.
XS
SM
MD
LG