Accessibility links

Ачык микрофон: Сез фатирга күпме түлисез?


- Без үзебезнең йорт белән яшибез. Фатирга түләүләр 15-20%ка арта диделәр. Хезмәт хакы кими, фатирга бәяләр арта. Ашарга каян алырга, акча каян табарга? Бу күңелле хәл түгел.

- Бер бүлмәле фатирда ике кеше яшибез, 3 мең сумга якын түлибез. Счетчиклар булса да, шуның 2 мең сумга якынын өйне җылытуга алалар.

- Минем 2 бүлмәле фатирым бар. Шуңа 2700 сум түлибез. 4 кеше яшибез. Яңа елдан соң 3100 сум түлиячәкбез. Хезмәт хакы түбән, нишләрбез инде.

- Без 2 бүлмәле фатирга 2500 сум түлибез. Җылылыкны 1 квадрат метрга 24 сум белән саныйлар. Казанның Киров районында шундый ук фатирларга 1 квадрат метрына 5 сум белән генә саныйлар икән. Шуның өчен безнең җылылыкка 1100 сум китә.

- Без әле 2 бүлмәле “хрущевка”га 1800 сум түлибез. Без пенсионерлар бу кадәр фатирга бәя артуга әзер түгелләр.

- Кооперативный фатирда 2500 сум түлибез. Хезмәт хакының 20% фатирга түләргә кереп бара. Нишлисең, түлисең инде.

- Түләүләрне күтәрсәләр, халыкка бир авыр булачак. Әле дә гел зарланып торалар, ашарга да җиткерә алмыйлар. Шуның өчен үзебезнең җитәкчеләргә: “Әгәр дә сез түләүләрне күтәрәсез икән, хезмәт хакын да күтәрегез”, дип әйтәсе килә.
XS
SM
MD
LG