Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыдагы ана Барак Обамага ышанычын югалтмаган


Зөһрә Вәлиуллина
Зөһрә Вәлиуллина

Америка президенты Барак Обама 2009 елда Гуантанамо төрмәсен ябарга вәгъдә биргән иде. Төрмә ябылмады. Шуңа да карамастан, Чаллыда яшәүче Зөһрә Вәлиуллина АКШ президентына үпкә белдерми. Зөһрә ханымның улы Равил Минһаҗев әлегә кадәр Гуантанамо төрмәсендә кала.

Чаллы кешесе Равил Минһаҗев менә 7 ел инде Гуантанамо төрмәсендә тоткынлыкта. Американың хокук яклау оешмалары 2009 елда Равилне иреккә чыгару өчен зур тырышлык куйдылар. Ләкин әлегә әлләни үзгәрешләр күренми, Минһаҗев әле һаман төрмәдә. Аның азат ителү-ителмәү мәсьәләсе хәл ителгәнче, Равилнең Кубадагы Гуантанамо төрмәсен АКШның үзендә төзелгән яңа төрмәгә алыштыру ихтималы зуррак шикелле.

Равилнең әнисе Зөһрә Вәлиуллина булачак вакыйга турында беркадәр хәбәрдар. “Азатлык” хәбәрчесе белән очрашу вакытында ул шушыларны җиткерде:

“Мин шундый яңалык ишеттем, АКШ президенты Барак Обама үз штатында 200 чамасы кешегә исәпләнгән төрмә төзеткән. Гуантанамода утырганнарны шунда күчерәләр икән. Анда инде караячаклар, кайсысын чыгарырга, кайсысын калдырырга. Равилнең чыгуына өмет итәм. Гыйнвар аенда хокук яклаучылар улым янына барырга тиешләр. Шуны өмет белән көтеп торабыз”, диде Вәлиуллина.

Зөһрә апа 26 октябрьдә Равил белән телефоннан сөйләшкән. Улы тормыш шартларыннан зарланмаган.

Барак Обама 2009 елда Гаунтанамо төрмәсе мәсьәләсен хәл итә алмаса да, Вәлиуллина үпкә белдерми, АКШ президентына ышанычын югалтмаган. Мәсьәләнең тагын бер кыен ягы бар, Равилне азат иткән очракта, аңа кайсы ил сыену урыны бирер. Русия ягы да Минһаҗев язмышы белән кызыксына шикелле.
XS
SM
MD
LG