Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камил Исхаков хисап бирде һәм фаразын әйтте


29 декабрьдә «РИА Новости» агентлыгында Русиянең Ислам конференциясе оешмасындагы илчесе Камил Исхаков һәм шул оешма вәкилләре белән матбугат очрашуы узды. Казанның элекке җитәкчесе анда Татарстанның яңа президенты турындагы фаразын да әйтте.

Ислам конференциясе оешмасына күзәтүче буларак кабул ителгән Русия, узган ел декабрендә, нәкъ бер ел элек, анда үз илчесе итеп Камил Исхаковны куйган иде. Камил Исхаков - Казан шәһәренең элекке мэры, аннан соң Русия президентының Ерак Шәрыктагы вәкиле.

«РИА Новости» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Камил Исхаковтан башка тагын Ислам конференциясе оешмасы җитәкчесе урынбасары Алим Абудулла, фәләстин вәкиле Әүдә Шәһер һәм башка ислам илләреннән тагын өч кеше катнашты. Матбугат очрашуына кадәр алар Русия тышкы эшләр министрлыгында киңәшләшүләр уздырганнар. Мондый консультацияләр Мәскәүдә быел гына да икенче тапкыр уздырылды инде, диде Алим Абдулла.

Ел хисаплары дип аталган бу матбугат очрашуында Камил Исхаков Ислам конференциясе оешмасының 40 еллыгы һәм бер ел эчендә Русиянең Ислам конференциясе оешмасына кергән илләр белән бәйләнеше, эш берлеге турында сөйләде. Һәм ул бу эшчәнлекне Русия өчен уңышлы дип бәяләде. Русиянең Ислам илләре белән бәйләнешен күрсәткән чаралардан ул Мәскәүдә узган халыкара Ислам конференциясен һәм Казанда узган «Алтын Минбәр» кинофестивален атады. Исхаков бу фестивальнең ислам илләрендә абруе үсә баруын да белдерде.

Ул шулай ук киләсе елдан Африка континентының уртасында көнчыгыштан алып көнбатышка кадәр тимер юл салынуы планлаштырылуын әйтте. "Эшләр 6 миллиард долларга төшәчәк, һәм анда бу эшләрдә тәҗрибәсе булган Русия дә катнашыр дип көтелә. Бу Русия өчен бик яхшы икътисади проект", диде Камил Исхаков.

Фәләстин вәкиле үз чиратында Иерусалим мәсьәләсен күтәрде, аның чолганышта яшәвен әйтте. Ул, әле һаман да Якын Көнчыгыш мәсьәләсе хәл ителмәгән дип, Русиянең Якын Көнчыгыш проблемасында фәләстиннәргә теләктәшлек белдерүен хуплады.

Матбугат очрашуыннан соң Камил Исхаков Азатлык хәбәрчесе белән аерым сөйләшеп алды.

"Бүгенге көндә Татарстанда март аенда билгеләнәчәк яңа президентны фаразлыйлар. Төрле кешедә төрле фикер. Татарстан президенты итеп раслар өчен 3 кеше инде тәкъдим ителгән: хәзерге президент Миңтимер Шәймиев, Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм премьер-министр Рөстәм Миңнеханов. Сезнең фараз ниниди?" дигәнгә Камил Исхаков:

"Мин бу турыда ишеткән идем. Минемчә, бу урынга Русия президенты Миңтимер Шәймиевны раслар. Башкача мөмкин түгел", диде.

"Ә сез үзегезне Татарстанда эшләүче буларак күрәсезме?" дигәнгә Камил Исхаков: "Мине кайда билгеләсәләр, мин үземне шунда күрәм. Әлегә Владимир Владимирович (Путин) мине бу эшкә кушты. Эшкә билгеләү минем иректә түгел", диде. Һәм шушы җавабы белән илдә кемне хуҗа итеп күрүен дә әйтеп салды.
XS
SM
MD
LG